Иске Мокшино авылында юбилярларны хөрмәтләделәр
Соңгы яңалыклар

Иске Мокшино авылында юбилярларны хөрмәтләделәр

Иске Мокшино авылы мәйданында авыл бәйрәме узды.

Чараның төп вакыйгасы озак еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләү булды. Өч пар җылы сүзләр һәм лаеклы бүләкләр алды: алтын юбилярлар — 50 ел иңне-иңгә куеп яшәүче Надежда һәм Петр Хмелевлар; көмеш юбилярлар – 45 еллык гаилә стажы булган Людмила һәм Николай Гавриловлар; 35 ел бергә тату гомер итүче Нина һәм Геннадий Молодкиннар.

Җирлек башлыгы Татьяна Зюзина юбилярларны котлап, аларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Рәсми өлештән соң кунакларны бәйрәм концерты көтте, ә чара өйдәгечә җылы тәмамланды: барлык катнашучыларны хуш исле кайнар үзбәк пылавы белән сыйладылар.

Фото Иске Мокшино авыл мәдәният йорты архивыннан.


Нет комментариев