Һава торышының үзгәрүчән булуына карамастан, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә киеренке урып-җыю кампаниясе дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 27 августка 12 600 гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар суктырылган – бу планның 69 процентын тәшкил итә. Уртача уңыш – гектарыннан 49 центнер тәшкил итә, барлыгы 59 741 тонна ашлык суктырып алынган. Көзге рапсны җыю төгәлләнеп килә: мәйданнарның 89 проценты (6800 гектардан артык) суктырылган.
Шул ук вакытта район кырларында киләсе ел уңышы өчен нигез салына. Көзге культуралар 10 700 гектарда чәчелгән – бу планның 42 проценты.
Игенчеләр урып-җыю эшләрен оптималь вакытта төгәлләү һәм үстерелгән продукциянең сыйфатын саклап калу өчен һәр уңайлы сәгатьне нәтиҗәле файдаланалар.
Нет комментариев