Аксубай үзәгендә республиканың төп бәйрәме узачак
Соңгы яңалыклар

Аксубай үзәгендә республиканың төп бәйрәме узачак

30 август көнне Аксубайның үзәк мәйданында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм булачак.

Район халкы һәм кунакларын «Яратам сине, Татарстаным!» девизы астында бай программа көтә.

  • Сәгать 18.00дә мәйданда мастер-класслар, күргәзмәләр, балалар өчен интерактив зоналар эшли башлаячак.
  • 19.00 – «Яратам сине, Татарстаным!» бәйрәм прологы. Аннары Аксубай районы үзешчән сәнгать осталары һәм бәйрәмнең хедлайнеры Рөстәм Нәсыйбуллин (Казан шәһәре) катнашында концерт булачак.
  • 21.00 – Республика көне хөрмәтенә бәйрәм салюты.
  • 21.10 – Әлмәттән килгән «Әбием Проект» этно-музыкаль төркеменең чыгышы.

Программада шулай ук рәсми котлаулар һәм бүләкләүләр каралган.

0+


Нет комментариев