Алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр
АПК: эш-мәшәкатьләр

Алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

«Волга-Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесендә урып-җыю кампаниясендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.

Җир улларының рухын күтәрү өчен, район мәдәният йорты артистлары кечкенә, ләкин җанлы һәм кызыклы концерт программасы әзерләделәр. Музыка һәм җырлар игенчеләргә күтәренке кәеф һәм дәрт өстәде.

– Намуслы хезмәтегез, осталыгыгыз һәм түземлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – дип мөрәҗәгать итте комбайнчыларга район башлыгы Алмаз Мингулов. – Сезнең тырыш һәм фидакарь хезмәтегез аркасында «Волга-Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесе лаеклы нәтиҗәләргә ирешә.

Ирина Гордеева фотосы

Район башлыгы урак алдынгылары Радик Гамируллинга, Ришат Гатинга, Ленар Нуретдиновка, Аркадий Кирилловка, Александр Старшовка, Василий Макаровка, Николай Харитоновка, Анатолий Исаевка, Виктор Матюшкинга, Александр Титовка, Илназ Исламовка, Николай Гусаровка, Юрий Матросовка, Валентин Захаровка, Владимир Петровка һәм Ришат Җамалетдиновка Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.


Нет комментариев