Аксубай Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге Татарстанда рейтинг буенча иң яхшы позицияләрдә
Соңгы яңалыклар

Аксубай Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге Татарстанда рейтинг буенча иң яхшы позицияләрдә

Аксубай районы буенча Татарстан Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегендә гражданнарны кабул итү булды, аны Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов үткәрде.

Рәсми өлештән соң, ведомство җитәкчесе газетабызга кыскача гына интервью бирде.

Зинаида Леонтьева фотосы.

– Әйтегез әле, Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәтенең төп бурычы нидән гыйбарәт?

– Без – Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары. Бурычларыбыз бик күп, һәм аларның һәркайсы мөһим. Идарәгә алты төрле дәүләт хезмәте күрсәтү йөкләнгән. Шул исәптән үзйөрешле техниканы – тракторларны, квадроциклларны, кар чаналарын һәм башка техника төрләрен контрольдә тоту, тракторчы-машинист таныклыгы бирү, исәпкә кую һәм исәптән төшерү. Төп бурыч – техник карау үткәрү. Әгәр техник яктан төзек булмаган машина юлга чыкса, бу авыр нәтиҗәләргә, кайвакыт фаҗигале хәлләргә дә китерергә мөмкин. Татарстан районнарында үзйөрешле техника катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре мисаллары бар. Әтнә районындагы соңгы очрак: караңгы вакытта яктырткычлары эшләмәгән трактор юлга чыга, аңа бабай, әби һәм оныклары утырган автомобиль бәрелә, ни кызганыч, беркем дә исән калмый. Шуңа охшаш үлем белән тәмамланган хәл Мамадыш районында да булды. Күп кенә техника хуҗалары нишләптер куркынычсызлык мәсьәләсенә бик җавапсыз карыйлар, нигездә – болар шәхси хуҗалар. Оешмаларда, сәнәгать предприятиеләрендә, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техниканың торышын контрольдә тоту җайга салынган.

– Республика идарәсе вәкиле буларак, район халкына хезмәтнең актуаль мәсьәләләре буенча нәрсә җиткерергә теләр идегез?

– Районнарга чыкканда, без һәрвакыт куркынычсызлык мәсьәләсенә игътибар итәбез. Инспекторларыбыз урыннарда техник карау үткәргәндә, беренче чиратта, техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә игътибарны юнәлтәләр. Бу мәсьәләдә вак-төякләр булмый. Үзйөрешле техника хуҗаларына ел саен техник карау үтәргә кирәклеген тагын бер кат искә төшерәсем килә. Һәм моны билгеләнгән вакытта эшләргә, техник караусыз эксплуатацияләмәскә кирәк. Шул очракта гына техника белән эшләгәндә үзеңнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең куркынычсызлыгына гарантия бирергә мөмкин.

– Альберт Шамил улы, Аксубай районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге эшенә нинди бәя бирәсез?

– Аксубай районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге эшне югары дәрәҗәдә алып бара. Ул – бүлекнең ведомство буйсынуындагы алдынгылар арасында. Инспектор Илдар Бикмөхәммәтовның эшен плюс белән бишкә бәяләргә була. Республика буенча 106 700 берәмлек үзйөрешле техника теркәлгән. Шуның 1600е – Аксубай районында. Бүгенге көнгә бүлек тарафыннан гомуми санның 62 проценты башкарылган (республика буенча күрсәткечләр – 52 процент). Республика буенча узган елгы күрсәткечләр арту белән барабыз. Һәм бу – куркынычсызлыкны тәэмин итүдә зур адым.

 


Нет комментариев