Аксубайдан Цветковлар гаиләсе районны югары дәрәҗәдә тәкъдим итте
Соңгы яңалыклар

Аксубайдан Цветковлар гаиләсе районны югары дәрәҗәдә тәкъдим итте

Татарстан Республикасының төп дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән тантаналы кабул итү чарасы узды.

Традиция буенча, ул ныклы гаилә традицияләре, хезмәт сөючәнлек һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булган Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышлана.

Бу абруйлы чарада Аксубай районыннан Марина Анатольевна һәм Сергей Витальевич Цветковларның күпбалалы гаиләсе район намусын лаеклы яклады. Аларның Кремльгә чакырылуы – бары тик бер гаиләнең генә түгел, ә гаилә кыйммәтләрен саклаучы барлык аксубайлыларның хезмәтен тану билгесе.

Татарстан Рәисе кабул итүендә дулкынландыргыч тантана булды – республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Марина Цветковага югары дәүләт бүләген – «Ана даны – Материнская слава» медален тапшырды. Бу – ана хезмәтенең республика күләмендә танылуы.

Марина Анатольевна — банк өлкәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфасын (эш стажы – 25 ел) һәм биш бала тәрбияләүне бергә алып баручы заманча хатын-кыз үрнәге. Ул коллективта лаеклы абруй һәм җәмәгатьчелектә хөрмәт казанган ханым. Үзенең максатчанлык үрнәге белән ул балаларын уңышларга рухландыра, аларга изгелек, хезмәт сөючәнлек һәм традицияләргә хөрмәт тәрбияли.

Сергей Витальевич – гаиләнең ышанычлы таянычы. Чечен Республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кеше буларак, ул якыннары өчен батырлык һәм патриотизмның әхлакый үрнәге булып тора. Сергей Витальевич – йөк ташу өлкәсендә үзмәшгуль. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән иркен йорт салынган. Гаилә үз җирендә яшәп, балаларны җаваплылыкка һәм үзара ярдәмләшүгә өйрәтә.

Ир белән хатынның уңышлары балаларының казанышларында ачык чагыла:

  • олы уллары Вадим – Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты студенты, перспективалы спортчы.
  • Кызлары Ксения, мәктәпне бик яхшы билгеләр белән тәмамлап, Казан дәүләт медицина университетының беренче курс студенты булды.
  • Уллары Константин «ТИСБИ» идарә университетында программалаштыру серләрен үзләштерә.
  • Кызлары Елизавета өченче сыйныфта укый, якшәмбе мәктәбенә йөри һәм иҗади уңышлары белән әти-әнисен сөендерә.
  • Кече уллары Олег «Буратино» балалар бакчасына йөри, рәсем ясау һәм конструкторлар белән мавыга.

– Тормыш корганда, без ирем белән йортыбызда балалар күп булуын, гаиләбездә мәхәббәт, үзара аңлашу һәм ярдәмләшү хөкем сөрүе турында хыялланган идек, – ди күп балалы ана. – Шулай килеп чыкты да. Без барлык эшләрне бергә эшлибез: хуҗалыкта, өй эшләрен башкарабыз, йортны һәм участокны төзекләндерәбез. Буш вакытыбызны да бергә үткәрергә тырышабыз, табигатьтә яисә өйдә булсынмы, күңелле һәм файдалы ял итәбез.


Нет комментариев