Район газетасы редакциясендә 2026 елның икенче яртыеллыгына язылган өчен традицион бүләкләр уйнатылды.
Катнашучылар арасында – альтернатив язылуны сайлаучылар да, почта аша «Сельская новь», «Авыл таңнары» һәм «Ял пурнăç» газеталарына ярты еллык язылуны рәсмиләштергән укучылар да бар иде. Уйнатуда 173 язылучы катнашты.
«Татмедиа» АҖнең «Аксубай-информ» баш мөхәррире – филиалы җитәкчесе Людмила Жаренова газета укучыларын һәм ВКдагы «Сельская новь» төркемендә туры эфирда уйнатуны күзәтеп баручыларны җылы сәламләде. Ул барлык бүләкләрне дә күрсәтте. Редакция уйнату өчен хуҗалыкта кирәкле һәм файдалы бүләкләр әзерләде. Бу электр чәйнеге, әфган казаны һәм аккумуляторлы культиватор.
Туры эфирны безнең күп язылучылар күптән көтте – бу сизелеп торды. Чөнки кем генә бәхетле бүләк отучылар арасында булырга теләмәс икән?! Редакция студиясендә дулкынландыргыч атмосфера хөкем сөрде, трансляцияне караучылар, һичшиксез, реклама буенча белгеч Елена Данилованың саннарны ачуын сулыш та алмыйча күзәттеләр. Ә кадр артында техник яктан тәэмин итүче һәм эфирны алып баручы хезмәткәрләребез дә шулай ук дулкынлану хисләре кичерделәр.
Һәм менә – уйнату нәтиҗәләре: Яңа Аксубай башлангыч мәктәбе укытучысы Валентина Макарова электр чәйнегенә ия булды, әфган казанын үзәк китапханә китапханәчесе Ирина Туйкина отты. Төп бүләк казначылык белгече Ольга Кудрявцевага эләкте.
Людмила Җаренова район башлыгы Алмаз Мигуловка, район Башкарма комитеты җитәкчесе Станислaв Зайцевка язылу кампаниясендә күрсәткән ярдәмнәре өчен тирән рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук басмаларга коллектив белән язылулары һәм редакцияне хуплаулары өчен Ольга Сетрова җитәкчелегендәге Финанс-бюджет палатасына, Андрей Ильмухин җитәкчелегендәге урман хуҗалыгына, Любовь Старшинина җитәкчелегендәге «Хыял» балалар приютына, Гөлфина Сафиуллина җитәкчелегендәге Казначылык департаментына, Марат Габдрахманов җитәкчелегендәге Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына, Рәис Хөснуллин җитәкчелегендәге Ветеринария берләшмәсенә, Марина Бикмуллина җитәкчелегендәге Балалар сәнгать мәктәбенә, Айгөл Мишина җитәкчелегендәге «Кояшкай» балалар бакчасына һәм газетабызга тугры калган барлык район халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бүләк откан язылучылар аларны редакциядән паспорт, ИНН, СНИЛС һәм язылу квитанцияләрен күрсәтеп ала алалар.
Редакция «Сельская новь», «Авыл таңнары» һәм «Ял пурнăçӗ» газеталарына альтернатив язылуны дәвам итә. Аңа редакциянең сату офисына килеп язылырга була, бу очракта сез газетаны киләсе айны көтеп тормыйча, шунда ук чираттагы саныннан ук ала башлаячаксыз.
Акциянең вакыты: 2026 елның 1 апреленнән 2026 елның 15 июленә кадәр. «Язылу өчен бүләк ал» акциясенең шартлары турында тулырак мәгълүматны aksubayevo.ru сайтында таба аласыз.
«Татмедиа» АҖ рекламасы 16+
Нет комментариев