Фото буенча, һичшиксез, бу гамәл балалар кулына охшаган.
Ләкин мондый балаларча шаяртулар табигатькә зыян китерә, димәк, бу тәртип бозучылар өчен штрафлар белән яный.
Агачларны законсыз кисү турында без Аксубай урманчылыгына хәбәр иттек.
Бу хәлгә җитәкче-баш урманчы Андрей Ильмухин аңлатма бирде. Эшнең асылы буенча ул менә нәрсә хәбәр итте:
— Әгәр хокук бозу дәүләт урман фондында кылынган икән, мондый гамәлләр административ хокук бозу дип квалификацияләнә. Бу, чыннан да, балалар шаяруы гына түгел, ә яшел үсентеләрне юкка чыгару. Бу үз чиратында үзәнлекләр буйларында туфрак эрозиясенә һәм хайваннарның яшәү мохитен юкка чыгаруга китерә.
Гаеплеләр җәзага тартылырга тиеш. Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә, урман үсентеләрен законсыз кискән һәм зарарлаган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.28 маддәсе буенча җаваплылык каралган. Гражданнар өчен штраф күләме 3 000 сумнан 4 000 сумга кадәр тәшкил итә. Әгәр кисү вакытында механизмнар яки автотранспорт чаралары кулланылган булса, штраф суммасы 4 000–5 000 сумга кадәр арта, ә хокук бозу кораллары йолып алына.
Моннан тыш, гаепле затлар штраф түләүдән кала, дәүләт урман фондына китерелгән зыянны да капларга тиеш. Дәгъваның суммасы агач токымыннан, аның диаметрыннан һәм агачның базар бәясеннән чыгып исәпләнә һәм еш кына административ штрафның үзеннән күп тапкырлар артып китә. Мәсәлән, эксплуатация урманнарында киселгән 1 кубометр каен өчен китерелгән зыян күләме 26254 сум тәшкил итәчәк, саклагыч урманнарда бу сумма икеләтә арта. Әгәр китерелгән зыян күләме 5 000 сумнан артып китсә (РФ Хөкүмәте раслаган күләмнәр нигезендә), РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы башлана. Административ җаваплылыкка тартуның законлы яше — 16 яшьтән, җинаять җаваплылыгына тарту яше дә шулай ук 16 яшьтән (аерым маддәләр буенча — 14 яшьтән). Әмма бу яшьтән кечерәк балигъ булмаганнарга китерелгән зыян өчен аларның әти-әниләре яки законлы вәкилләре тулы матди җаваплылык тота.
Шуңа күрә, хөрмәтле ата-аналар, балаларыгызның кайда һәм ничек вакыт үткәрүләрен күзәтеп торыгыз. Аларның берәрсе «агач кисүче» булып чыкмасын һәм сезгә һәр каен өчен дистәләгән мең сумнар түләргә туры килмәсен.
P. S.: Шул ук полосада чүплекләр дә табылды. Чүп-чарны урманга илтеп ташлауга караганда, Аксубайда һәр урамга куелган контейнерларга китереп салу җиңелрәк түгелме? Сабакларны, үләннәрне һәм бакчада киселгән куакларны ташлаучы хокук бозучыларны ачыклау өчен Аксубайдагы чүплек контейнерлары янында һәм шулай ук Аксубай тирәсендәге чүплекләрдә фототозаклар урнаштырдылар. Тәртип бозучыларны җәзага тарттылар. Һәм бу очракта да проблеманы хәл итүнең шундый варианты мөмкин.
Нет комментариев