Ярты гасыр балаларны дәвалады
Соңгы яңалыклар

Ярты гасыр балаларны дәвалады

Татарстан АССРның атказанган табибы Раиса Паненко үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул Аксубай районында педиатр булып 50 елга якын эшләде, һәм районның күп буын кешеләре аны һәрвакыт җылы сүзләр белән искә алалар.

Раиса Андреевна медицина белемен Казан шәһәрендә алган, ә үзе Воронеж җирендә туган. 1961 елда яшь гаилә Аксубай районына күченә: ире нефть тармагында эшли, ә ул үзенең табиблык практикасын башлый.

Аның беренче эш урыны район хастаханәсенең иске бер катлы агач бинасы була. Шартлар бик үк яхшы булмый: пациентлар агымы тукталмый, бер сменада утыздан артык кешене кабул итәргә туры килә. Кәгазь эшләрен — авырулар тарихын язуны — кичләрен өйдә тәмамларга кирәк була. Авыр хәлдәге авырулар янына төнлә ашыгыч чакырулар белән бару гадәти хәл санала. Аның бурычларына дәвалау гына түгел, ә бала тудыру йортында яңа туган сабыйларны күзәтү, шулай ук өйләргә барып карау да керә.

Эштән тыш, Раиса Андреевна бистә советы депутаты була, өч улын тәрбияләп үстерә һәм өй хуҗалыгын алып бара — ире аңа һәрвакыт таяныч була. Ул лаеклы ялга 70 яшьтән соң гына чыга.

Район җитәкчелеге исеменнән сәламәтлек саклау тармагы ветеранын юбилее белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин котлады.

— Хөрмәтле Раиса Андреевна, Сез районның сәламәтлек саклау өлкәсенә зур өлеш керттегез, — диде ул. — Сезнең профессиональлегегез ярдәмендә йөзләрчә, меңнәрчә кечкенә пациент сәламәтлеген ныгытты. Бу изге, гуманлы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер телим.

Ул юбилярга район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Ветеранны Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары Сергей Маклаков һәм район хастаханәсе җитәкчелеге исеменнән баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов тәбрикләделәр һәм үзләренең иң изге теләкләрен җиткердедләр.


Нет комментариев