Бу бәйрәм Яңа Дума авылы тарихына иң зур һәм якты тантаналарның берсе буларак кереп калачак.
Авыл халкының шатлыклы сәбәпләре күп булды: яңартылган мәдәният йорты, яңа җирле башкарма комитет бинасы һәм заманча балалар мәйданчыгы ачылды.
Бәйрәмгә авыл халкы, республиканың төрле почмакларыннан якташлар, күпсанлы кунаклар, артистлар һәм спортчылар килде. Катнашучылар өчен сәнгать күргәзмәләре һәм иҗади мастер-класслар эшләде, район волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кулдан ясалган эшләнмәләрне күрсәттеләр.
Җирле легендалар буенча, бу җирләрдән Бөек Ефәк юлының бер тармагы – Көнчыгыш Азияне Урта диңгез белән бәйләүче кәрван юлы үткән. Сәүдәгәрләр Дума киңлекләрен кичеп, Биләр шәһәрчегенә юл тотканнар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне шушы тема белән бәйләделәр: ачык шәрык костюмнары кигән «юлчылар» мәйдан буйлап йөреп, кунакларны сыйладылар.
Мәдәни программаны күренекле татар шагыйре һәм язучысы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган пролог дәвам итте, аннан соң район мәдәният йорты артистлары, балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм педагоглары башкаруында вокал-хореографик номерлар тәкъдим ителде.
Авыл бәйрәме җылы, күңелле атмосферада үтте. Әлеге очрашулар мәйдан хуҗаларына да, кунакларга да шатлык китерде. Бәйрәмчә бизәлгән яшел келәмдә татар музыкасы яңгырады. Авылдашлар очрашуга шатландылар, актив аралаштылар.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, бу көнне мәйданда бер зур гаилә – ветераннар һәм яшьләр, өлкәннәр һәм балалар, төрле милләт вәкилләре җыелган.
– Авыл бәйрәмнәренең аерым кыйммәте нәкъ менә шундый бердәмлектә, – диде ул. – Кешеләр таныш йөзләрне күрәләр, бергәләп уеннарда һәм ярышларда катнашалар, бер-берсенең уңышларына чын күңелдән сөенәләр.
ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе район җитәкчелегенә һәм халкка авыл җирлекләрен үстерүгә, авылны ныгытуга һәм күпмилләтле традицияләрне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Район башлыгы Алмаз Мингулов үз чыгышында, районда лаеклы тормыш һәм эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган: республика программалары гамәлгә ашырыла, инвестицияләр җәлеп ителә, төзелеш һәм үсеш алып барыла, дип ассызыклады. Ул якташларын туган-үскән төбәктә калырга һәм туган як хакына хезмәт итәргә өндәде.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР ГИСУ директоры Илнар Хафизов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов авылның алга таба да чәчәк атуын, ә анда яшәүчеләргә сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.
Бәйрәм программасын район мәдәният йортының иҗат коллективлары дәвам итте, аннары тамашачылар Казан кунакларының чыгышларын карадылар. Мәйданда милли көрәш буенча турнир, шулай ук кул көрәше һәм гер күтәрү буенча ярышлар узды.
Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров авыл халкын сәламләп, иң актив кешеләргә бүләкләр тапшырды, тантананы оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.
Нет комментариев