Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гәзит призы өчен көрәштеләр

Бәйрәм көннәре алдыннан Яшьләр үзәгендә район гәзите призына традицион XXIII шахмат турниры үтте.

Ел саен ул  районның  оста һәм яшь шахматчыларын үзенә җыя, ә катнашучыларның географиясе киңәя бара. Турнир безнең яраткан гәзитебезнең 30 октябрь көнне билгеләп үтелгән туган көненә багышланды.

Турнирда катнашучыларны “ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы  район гәзите редакциясе җитәкчесе Айдар Моратшин сәламләде.

– Район гәзите призына үткәрелгән турнирда соңгы елларда хатын-кызлар һәм ир-атлар гына түгел, шулай ук  гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары да катнаша, димәк,  оста шахматчыларга алмаш, ә безнең гәзитне укучыларның яңа буыны үсә, – дип билгеләп үтте “ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы  район гәзите редакциясе баш мөхәррире Айдар Моратшин. –  Һәр яшь категориясендә җиңүгә ирешүче уенчылар 2019 елның беренче яртыеллыгына “Сельская новь“, “Авыл таңнары“, “Ял пурнасе“ гәзитләренә – үзләре сайлап алып, подписка алалар һәм грамоталар белән бүләкләнәләр.

Быел турнирда 19 кеше катнашты, иң өлкән һәм турнирның даими катнашучысы Геннадий Горбатовка – 77 яшь, ә иң бәләкәй катнашучы Татар Майнасыннан ун яшьлек Айназ Хәйруллин булды.

Турнирны “ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы  район гәзите редакциясе район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән бергә оештырды. Безнең даими укучыбыз һәм әбүнәчебез, турнирга нигез салучының улы, укытучы Геннадий Горбунов турнирның алыштыргысыз хөкемдары булды.

Быел турнир, катнашучылардан уенны җитез тотуны таләп иткән Швейцария системасы буенча үтте. Уенда һәркем һәрбер уенчы белән көч сынашты, чөнки  уен  катнашучыларның көч составы буенча күләмле һәм тигезсез иде. Ярышлар нәтиҗәсе, теләсә нинди мөмкинлекне дә исәпкә алып, махсус компьютер программасы буенча исәпләнде.

Кызлар арасында – Юлия Муртазина (Аксубайның 2 нче мәктәбеннән), егетләр арасында – Данила Маклаков (2 нче мәктәптән), ир-атлар арасында – аксубайлы Алмаз Камилов турнир җиңүчеләре булдылар һәм 2019 елның беренче яртыеллыгына “Сельская новь“, “Авыл таңнары“, “Ял пурнасе“ гәзитләренә подписка белән бүләкләнделәр.

Турнир таблицасының икенче баскычына Юлия Турлукова (3 нче мәктәптән), Риназ Галиуллин (3 нче мәктәптән) һәм Илнар Гафиятов (Аксубайдан) күтәрелде. Мәрьям Зәйниева (Карасу мәктәбеннән), Данил Хәйруллин (Түбән Татар Майнасы мәктәбеннән) һәм аксубайлы Андрей Егоров – өченче призер булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев