Көнкүрештә иминлек күп очракта электр һәм газ җиһазлары белән эш итү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үтәвебезгә бәйле.
Бу таләпләрне үтәмәү фаҗигагә китерергә мөмкин. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПР өлкән тикшерүчесе эчке хезмәт майоры Рәсим Исламов искәртә.
«2026 елның узган чорында район территориясендә 20 янгын очрагы теркәлде, шул исәптән 2 очракта коры үлән һәм чүп-чар янды. Янгыннарда 3 кеше һәлак булды (узган елның шул чорында – 1), тагын 1 кеше тән җәрәхәтләре алды (узган елның шул чорында – 1).
2026 елның 3 июлендә 22:42 сәгатьтә Беловка авылындагы хуҗалык корылмаларының берсендә янгын чыкты. Янгынга электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпче булды. Ут сарайга зыян китерде.
Тагын бер очрак 5 июльдә Тарханка авылында булды. Якынча 17:00 сәгать тирәсендә газ горелкасы һәм пропанлы газ баллоны кулланганда, 1995 елгы гражданинның тәне термик пешкән. Зыян күрүчене Аксубай үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенә салдылар. Бу вакыйгага да газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпче булган. Бу очрак көнкүрештә игътибарлы һәм сак булырга, иминлек кагыйдәләрен үтәргә, үз гомереңне һәм сәламәтлегеңне сакларга кирәклеген тагын бер кат искәртә.»
Нет комментариев