Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эдуард Хираҗев: “Бер елга без 620 дән артык канун бозуны ачыкладык”

    Бу ведомство барлык заманнарда да дәүләтнең хокук саклау һәм хокук яклау органы булып саналган. Күзәтчелек ведомствосына нигез салучы Петр Беренче күзаллавынча, прокурорлар һәрвакыт кануннар үтәлешенә таләпчән карыйлар. Өч елдан өч йөз еллыгын билгеләп үтәчәк Россия прокуратурасы хезмәткәрләренең барысы да шундыйлардан.

    Мондый бәйрәм көнне без зур канәгатьләнү белән бүгенге уңышлар турында сөйләшәбез. Ә бу сөйләшүгә сәбәпләр, әлбәттә, бик күп.

    – Прокуратура органнарының җаваплылык өлкәсе киңәя бара. Моңа яңа кануннарны гамәлдә куллану да, прокурор катнашы кирәк булган мөһим һәм актуаль мәсьәләләр буенча Президентыбыз йөкләмәсен үтәү дә сәбәп булып тора. Безнең исемгә язылган һәм, әйтергә кирәк, ел саен арта барган гражданнар мөрәҗәгатьләре дә шуңа өстәлә. 2018 нче елда аларның саны 150 дән артык булды, – дип сөйли бәйрәм алды әңгәмәсендә район прокуроры Эдуард Хираҗев. – Узган елда канунлылык торышына уңай тәэсир иткән күзәтчелек һәм координацион чаралар бик күп үткәрелде.

    Район прокуратурасы тарафыннан 620 дән артык канун бозу ачыкланды. Аларны бетерү өчен 320 тәкъдим кертелде, 36 эш судка җибәрелде. 211 зат административ һәм дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Прокуратура материаллары буенча 2 җинаять эше кузгатылды, канунсыз норматив-хокук актына каршы 200дән артык протест кертелде.

    Социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны медицина, дару, торак белән тәэмин итүне гарантияләү турындагы канунны үтәү мәсьәләләре даими контроль астында тора. Прокуратураның игътибар үзәгеннән шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хокук бозуларны бетерү эше дә читтә калмый.

    Җинаять суд производствосының судка кадәрле стадиясендә күзәтчелек эше гражданнарның конституцион хокукларын яклауны тәэмин итте. Прокурор сүзләренә караганда, прокуратура җинаять турындагы хәбәрләрне кабул итүдә, теркәүдә, хәбәр итүгә рөхсәт бирүдә, оператив-эзләү чараларын үткәрүдә, алдан тикшерү һәм сорау алу барышындагы канунны үтәмәү фактларының барысына да игътибар итте. Җинаять процессында катнашучыларның йөздән артык хокук бозуларын бетерүгә иреште.

    Ришвәтчелек белән бәйле хокук бозулар һәм җинаять кылуларга карата аерым игътибар бирелде. 2018 нче елгы эш нәтиҗәләре буенча 50 дән артык ришвәтчелеккә каршы көрәш турындагы канунны бозу очраклары ачыкланган.

    Интернет челтәрендә радикаль идеологиягә каршы көрәшүгә күп көч куелды. Аксубай прокуратурасы таләбе буенча 40 тан артык экстремистик сайт ябылды. Ун елдан артык прокуратура органнары хуҗалык өлкәсенә яраклашмаган административ тыкшынуны тоткарлый.

    Тикшерү эшчәнлеген тагын да ачыграк итү, эшкуарларны басым, заказ тикшерүләрдән арындыру мәсьәләсе шулай ук район прокуратурасы эшендә иң өстенлекле хезмәтләрнең берсе булып кала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: