Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары бәйрәм итте

Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге ветераннары эчке гаскәр һәм эчке эшләр органнары ветераннары көнен билгеләп үттеләр.

Бүгенге көндә ветераннар оешмасы сафларында 55 пенсионер тора һәм аларның күбесе Россия ветераннар Советы оешуга 28 ел тулуны билгеләп үтү өчен бәйрәм өстәле артында  очрашты.

– Эчке эшләр министрлыгы ветераны - горур яңгырый һәм ул зур әһәмияткә ия. Анда эчке эшләр министрлыгы һәм эчке гаскәрләренең тулы бер тормышы, тәҗрибәсе, профессиональлеге, күңел байлыгы, – дип сәламләде хезмәттәшләрен ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов.

Ветераннар вафат булган иптәшләрен  бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ветераннарның батырлыкларын билгеләп, яшь коллегаларына теләкләрен җиткереп, Шамил Сәхәбетдинов ветераннар оешмасы рәтен тулыландырган Рафаэль Хамәтгатинга һәм Илгизәр НурхаметовкаЭчке эшләр министрлыгы ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы таныклыкларын тапшырды.

Ветераннарны Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Илгиз Алмакаев, Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, отставкадагы милиция полковнигы Николай Прончатов, Нурлат шәһәренең ветераннар оешмасы рәисе Александр Мясников котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев