Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дуэль урыны – әдәби кичә

Район үзәк китапханәсе «Шигъри дуэль» дип исемләнгән бергә-бер көрәшү мәйданына әйләнде.

«Әдәби кунак бүлмәсе» очрашуының чираттагысына уку залына шигъриятьне үз иткән егет-кызлар җыелды. Кичә программасына исә бик кызыклы ярыш алымнары кертелгән иде. Китапханә хезмәткәре Анна Бикмуллина яшьләр өчен әдәби дуэль әзерләгән. Бергә-бер көрәшергә Кәкре Күл урта белем бирү мәктәбеннән Иван Непомнящий һәм Аксубай беренче санлы урта белем бирү мәктәбе укучысы Алинә Игушкина батырчылык итте.

Беренче раунд – «Визит карточкасы». Катнашучылар үзләре белән таныштырды, укудан бушаган арада нәрсә белән шөгыльләнүләре, мавыгулары турында сөйләде, яраткан шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Алар тарафыннан яңгыратылган яраткан шагыйрьләренең шигъри тәлгәшләре тамашачыга ихластан, күңелгә үтеп керерлек итеп барып иреште. Залда чебен очкан тавыш та ишетелми, тамашачы катнашучыларның һәр сүзен йотып бара.

Икенче раунд – «Декламация». Көндәшләр алдан бирелгән темага (кыш, мәхәббәт) язылган әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды. Монда да тамашачы бик тәэсирләнде.

Өченче раунд – «Шигъри экспромт».Әлеге ярышта залда утыручы һәркем катнашты. Тамашачылар дуэльдә катнашучыларга бик теләп төрле темалар тәкъдим итте.  Әмма «Матурлык» темасы өстенлек алды. Яшь каләм ияләре аны ун минут эчендә шигъри юллар белән үстерергә тиеш иде. Ярышның ничек кызу барганын үз күзләрең белән күзәтү кызык иде. Көндәшләр  иҗади сәләтләрен,фантазиясен эшкә җигеп, җиһан матурлыгы турында искиткеч шигъри юллар иҗат итте.

Дүртенче раунд – «Мин – актёр!» Яшь әдәбиятчылар арасында актерлык осталыгын күрсәтү ярышы да җанлы итеп оештырылган иде.  Алар яраткан шагыйрьләре турында сөйләде, аларның фикерләрен алга сөргән шигырьләрен укыды, иҗатлары белән таныштырды. Зал зур дулкынлану белән тыңлады.
Һәр раундтан соң исә, гомуми тавыш биреп, җиңүче билгеләнде.

Әлбәттә, иң яхшы уенчыны ачыклау җиңелләрдән булмады. Һәр катнашучы үзенчәлеклелеге белән аерылып торды.

Шулай итеп, Иван белән Алинәгә беренче урынны үзара бүлешергә туры килде. Аларга район үзәк китапханәсеннән бүләкләр тапшырылды. Киләчәктә дә канатланып иҗат итү өчен  алар кыйммәтле киңәшләр дә ишеттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев