Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чит ил кешесен фиктив рәвештә яздырган

Иске Кыязлы авылы кешесе үз йортында гражданлыгы булмаган чит ил кешесен фиктив яздырганы өчен хөкем ителгән.

Аксубай районы прокуратурасы 68 яшьлек Равил Харисовка кагылышлы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны җинаять кылуда – Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затны яшәү урыны буенча торак бинада фиктив яздырганы өчен гаепле дип таныды.

– Суд 2018 елның 24 гыйнварендә гаепләнүченең, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча миграция пункты бинасында булып, гражданлыгы булмаган затның аның торак йортына килүе турында белдерү кәгазенең тутырылган бланкын тәкъдим итә, чынлыкта исә гражданлыгы булмаган затка әлеге адрес буенча торак йорт бирелмәгән, – дип белдерде район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Лариса Горожанкина.

– Россия Федерациясе территориясендә гражданлыгы булмаган затның канунсыз яшәве өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән аңлы рәвештә эшләнгән гамәлләре белән гаепләнүче Россия ЭЭМның миграция пункты бүлегенә гражданлыгы булмаган затның миграция исәбе кагыйдәләрен үтәвен һәм Россия Федерациясе территориясендә аның күченүләрен контрольләүне тормышка ашыру мөмкинлегеннән мәхрүм итә.

Суд гаепләнүчегә дәүләт кеременә 6 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза бирде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев