Беренчеләр хәрәкәте активистлары мәктәптә китап киштәсе ачтылар
Аксубай 2нче мәктәбенең Беренчеләр хәрәкәте активистлары төрле жанрдагы китаплар урнаштырылган киштә ачтылар.
Анда классик әдәбият та, бестселлерлар да урын алган.
Биредә танып белү әдәбиятын да, мавыктыргыч маҗараларны да табарга мөмкин.
Хәрәкәт активистлары үз инициативаларын соңгы елларда яшүсмерләрнең китап укуга карата берникадәр сүнеп барган кызыксынуын уятырга һәм яшьтәшләре арасында китап укуны популярлаштыруга омтылуларын гамәлгә ашырдылар.
Хәзер монда китап сөючеләрнең үз почмагы бар, бирегә алар тәнәфес вакытларында киләләр. Балалар китапларны мөстәкыйль җыеп кына калмаганнар, уңайлы китап уку залы мохитен дә тудыра алганнар. Мәктәп җитәкчелеге Беренчеләрнең чираттагы инициативасын бик теләп хуплады.
– Теләгән һәркем үзенә ошаган китапны өйгә укырга алырга мөмкин, – диләр китап киштәсен булдыру инициаторлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев