Бер кичтә өч бәйрәм
Соңгы яңалыклар

Бер кичтә өч бәйрәм

«Татарстан – яңа гасыр / Татарстан – новый век» республика иҗтимагый хәрәкәтенең «Күрше -2026» мәдәни проекты кысаларында «Космос янәшә» фестивале, шулай ук Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне һәм Яшьләр көне бәйрәмнәре узды.

Бу уникаль кичә булды, «Күрше» тематикасы гаилә һәм яшьләр юнәлешләре белән яңгырады. Барысы да югары дәрәҗәдә үтте: бәйрәмгә күпсанлы балалар һәм өлкәннәр килде. Локацияләр эше китапханә янында башланды һәм бөтен Гуляев скверын колачлады. Килүчеләргә бик күңелле булды, мәйданчыкта бәйрәм рухы хөкем сөрде.

– Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! – дип мөрәҗәгать итте бәйрәмдә катнашучыларга район башлыгы Алмаз Мингулов. – Бу якты бәйрәм «Татарстанда җәй» проекты – республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Район халкы күреп тора: бездә барысы да яхшы, без бергә үсәбез һәм барлык республика программаларында катнашабыз. Җәй ахырына яшьләр паркы һәм яшьләр үзәге пәйда булачак, шулай ук боз сарае төзелә.

Бәйрәм сәхнәсендә үз үрнәкләре белән чын рухи көч һәм гаиләгә тугрылык күрсәтүчеләрне хөрмәтләделәр. Алмаз Мингулов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова СВО катнашучысының әти-әнисе Геннадий һәм Татьяна Ворониннарга, Илһам һәм Рузалия Зәйдуллиннарга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшырдылар. Күпбалалы гаилә таныклыкларын Гайнетдиновлар (өч бала) һәм Сафиннар (дүрт бала) гаиләләре алды. Шулай ук Гатиннар һәм Еруславкиннарның күп балалы гаиләләре дә билгеләп үтелде. Яңа туган бала өчен 10 000 сумлык район башлыгы сертификаты Анастасия Илюхинага, дүртенче бала өчен 50 000 сумлык сертификат Ләйлә Шәйхетдиновага тапшырылды. Тәрбиягә бала алган әниләр Юлия Белякова, Анастасия Волкова да бүләкләр алдылар.

«Навигатор» республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге директоры Гүзәл Нигъмәтуллина аксубайлыларга ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров исеменнән сәлам һәм котлау тапшырды. Ул яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Татьяна Убейкинага ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Мактау грамотасын, «Дэнс-Тайм» хореография коллективы җитәкчесе Венера Красновага яшьләр эшләре буенча министрның Рәхмәт хатын тапшырды.

Тантанада катнашучыларны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева һәм Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев җылы котладылар.

Бәйрәм программасы бай һәм төрле иде: роботлар ярышы, ракета җибәрү, «инопланетяннар» белән очрашу, яктылык тамашасы, буяулар фестивале, тере музыка һәм биюләр — барысы да бик мавыктыргыч иде. Кичә кунакларын самавырдан чәй һәм тәмле ризыклар белән сыйладылар. Балалар һәм өлкәннәр мастер-классларда, күңел ачу уеннарында бик теләп катнаштылар. Бәйрәм караңгы төшкәнче дәвам итте.


Нет комментариев