Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл хуҗалыгы объектларын ремонтлау чоры

Терлекләрне көтүлекләрдә асрау чоры ахырына якынлаша, кышлатуга да күп вакыт калмый.

 Районның терлекчелек тармагында җаваплы чор якынлаша  – биналарны кышлатуга әзерләү.

Биналарны, тирес чыгару, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау, саву аппаратларына техник хезмәт күрсәтү буенча барлык эшләрне дә техник таләпләрне үтәп һәм вакытында башкарырга кирәк, чөнки фермадагы эш иминлеге, җитештерелгән продукция исәбе һәм сыйфаты ниндидер дәрәҗәдә шуңа бәйле.

– Товарлыклы-сөтчелек фермаларын  кышкыга әзерләү эшләре тәмамланды дияргә була, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинглау бүлеге җитәкчесе  Усман Нигъмәтуллин. – Хуҗалыкларның күбесе терлекчелек объектларында ремонт эшләрен үз көчләре белән башкардылар,  дүрт объект кышкыга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек биналарын капиталь ремонтлау буенча программасы ярдәмендә төзекләндерелде.

Шул исәптән «Актай» ҖЧҖ, Авдеев КФХсы 100 баш терлеккә исәпләнгән ферманы ремонтлауга 1 миллион 200  мең сум акча тоткан, «Аксубай»  АФсы – 100 һәм 200 баш мөгезле эре терлеккә. Шулай ук  “Аксубай” АФның “Баланда” бүлегендә ындыр табакларын капиталь ремонтлау республика программасы хисабына ындыр табагы ремонтланды. Ремонт эшләре киеренке барды, нәтиҗәдә  әлеге мөһим эшләр урак башланганчыга кадәр төгәлләнде дә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев