Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Автомобиль йөртә белүче хатын-кызлар фургоннар да йөртә ала

Аксубай Автоледие исеме өчен гүзәл затлар көч сынашты.

Конкурс сынаулары автодромны узудан башланды, анда автоледилар гаражга керергә, эстакадага менергә, хаталарсыз «габаритный дворик» күнегүен, 90 градуслы ике борылышны үтәргә һәм уң параллель парковка үтәргә тиеш иде. Конкурста катнашучылар конкурсның икенче этабының практик өлешен виртуаль рәвештә  автомобиль белән идарә итүләрен исбатлап, гамәли өлешне уздылар.

Өстәвенә, кайберләренең  машина йөртү стажы 10 елдан артык. Әйтик, Анастасия Афиногентова җиңел машина гына түгел, фургон да йөртә һәм ерак араларга бара. Катнашучылар белдергәнчә, алар алдында элеккегечә юл йөрү кагыйдәләре буенча  имтихан тапшыру процедурасыннан курку калган. Алар белән бергә компьютер  артында ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалетдинова да имтихан тапшырды.

– «Автоледи» конкурсы машина йөртүчеләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен ныгыту, шулай ук аларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә, – дип аңлатма бирде Гөлфия Харис кызы.

– Юлда, һичшиксез, машина йөртүчегә тиз арада карарлар кабул итәргә туры килә һәм шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләренең барлык үзгәрешләреннән хәбәрдар булырга кирәк. ДОСААФ җитәкчесе Петр Волков әңгәмәгә кушылып, ел саен предприятие һәм оешма хезмәткәрләре арасында юл теориясен хәтердә «яңарту» өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшыруга уртак конкурс оештырырга тәкъдим итте.

Дәүләт автоинпекторы Илшат Сибгатуллин әйткәнчә, автоледилар - тәртипле шоферлар. Ә конкурста катнашучылар беркайчан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар исемлегендә булмаган. Алар моны конкурсның төрле номинацияләрендә грамоталар яулап исбатладылар.

Беренче урынны һәм районны республика дәрәҗәсендә тәкъдим итү хокукын муниципаль хезмәткәр Галина Жирнова , икенче урынны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәре Клавдия Капитонова, өченче урында – эшмәкәр Светлана Кечаева яулады. Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Нурлат шәһәренең юл хәрәкәте иминлеге фонды, ЮХИДИ грамоталар һәм истәлекле бүләкләр һәм ДОСААФ клумбаларында яратып үстерелгән роза чәчәкләре һәм белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев