Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аның исеме мәктәп тарихына мәңгегә язылды

Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума мәктәбендә махсус хәрби операция үткәрү зонасында һәлак булган Илһам Гафиятов истәлегенә хәтер тактасы ачылды.

Тантанада укытучылар коллективы, укучылар, һәлак булган сугышчының туганнары һәм якыннары, авыл халкы катнашты.

Илһам Гафиятов 1975 елның 23 ноябрьдә Яңа Дума авылында туа. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Аның бөтен тормышы туган авылы белән бәйле була. Яңа Дума мәктәбен тәмамлый. Армиядә хезмәт итә, «Дума» күмәк предприятиесендә эшли. Авыл хуҗалыгы үзгәртеп корылганнан соң найм буенча эшли. 2023 ел азагында махсус хәрби операция зонасына китә. Шул ук елның 16 декабрендә Донецк өлкәсенең Водяное поселогын азат иткәндә һәлак була. Вафатыннан соң батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Илһам – тыныч халыкны нацистлардан яклап, һөҗүмне үз өстенә кабул иткән каһарман.

– Бөек Ватан сугышы елларында Александр Матросов кебек сугышчылар патриотизм үрнәге булса, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар курку белмәс батырлар булып тора. Илһам Гафиятов – шуларның берсе. Ул әдәпле, тыйнак кеше була, үзенең батырлыгы белән авыл мәктәбенең горурлыгы булырга лаеклы. Аның исеме Яңа Дума мәктәбе тарихына мәңгелеккә язылды, аның турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Митингта катнашучылар алдында чыгыш ясап, Яңа Дума төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Энҗе Хәйретдинова билгеләп үткәнчә, мәктәпне тәмамлаучылар бүген махсус операция уздыру зонасында дошманга каршы көрәшәләр. Бу – Ватаныбызның чын патриотлары. Ә батырларча һәлак булган Илһам Гафиятовны мәктәп һәрвакыт истә тотачак.

Яңа Дума егете Илһам Гафиятовның үз тормышы бәрабәренә башка кешеләрнең тормышын һәм иминлеген саклап калуга ярдәм итүе һәм бу кешелеклелекнең иң югары чагылышы булуы турында үз чыгышында Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров сөйләде.

Җыелучылар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Район җитәкчесе һәм мәктәп директоры мемориал тактадан ак җәймәне төшерделәр. Моннан соң мәктәп диварында урнаштырылган хәтер тактасы һәркемне каршы алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев