Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алтын һәм бронза – бездә

Бөтенроссия самбо көне аксубайлыларга яңа бүләкләр китерде.

1938 елның 16 ноябре самбо спорт төренең рәсми туган көне санала. Бу көнне илебезнең спорт комитеты самбоны Советлар Союзында  үсеш алган спорт төрләре исемлегенә керткән. Әлеге дисциплина буенча спорт мастеры булган РФ Президенты Владимир Путин да самбо үсешенә аерым игътибар бирә.

Самбо көнендә Казанда 2004-2005 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Кубогына ярышлар үтте. Аксубай 3 нче мәктәбе укучысы Андрей Андреев алтын бүләккә ия булды.

Шул мәктәптән Дмитрий Куклин да яхшы техника күрсәтте, ләкин баллар исәбеннән чыгып көндәше өченче урынга чыкты, ә Дима дүртенче булды. Бу көннәрдә Казанда 2001-2002 елларда туган спортчылар арасында самбо буенча республика Беренчелеге үтте. 2 нче Аксубай мәктәбеннән Никита Анисимов турнирда өченче урынны яулады. Җиңү шатлыгын спортчылар белән бергә тренер Александр Скворцов та бүлешә.

Александр Скворцов автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев