Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Алтын“, “көмеш“ һәм “бронза“

Актанышта шахмат буенча ТР команда чемпионаты узды.

Катнашуга 16 команда теләк белдергән, шул исәптән Аксубай районы ир-атлар командасы да.
Кабат, үткән елдагы кебек, Чистайда безнең район өчен Тимур Мәгыйзов, Адель Купцов, шулай ук Иске Саврушта яшәүче үзенең карьерасын тәмамлаган атаклы шахматчы Михаил Водышевны алмаштырган ике тапкыр район чемпионы булган Савелий Купцов көч сынаштылар. Хәзерге вакытта район чемпионы булып торган Андрей Егоров чемпионатка килә алмады, һәм оператив рәвештә аны команда капитаны Геннадий Горбунов алыштырды. 

– Стартта без призлы урыннарга гына түгел, үткән ел нәтиҗәсенә ирешергә: блицта көмеш алырга (партия өчен 3 минут, җитез шахмат) да  дәгъваламадык хәтта, – дип сөйли Адель Куцов. 

Әмма очрашу барышында барысы да башкача уза. Катнашучылар сүзләренчә, Адель һаман саен күбрәк очко туплый башлый: Зәй, Казан, Баулы, Актанышның көчле шахматчыларын җиңә бара. Тимур да калышмый – Саба, Балтач, Актаныш шахматчыларын җиңә.

Дебютантлар да үз көчләрен күрсәтәләр. Геннадий сабалыны җиңә, Савелий 1нче тактада спорт мастеры Илдар Низамовны ота. Безнең җыелма команда тарихта беренче тапкыр Казан җыелма командасы белән уенны тигез исәп белән тәмамлый – 2:2.

Аксубай җыелма командасы финишта кабат Татарстан команда чемпионатында блиц буенча көмеш медальләр яулады! Адель Купцов тагын бер “көмеш“ медаль иясе булды. Әлмәттән Алексей Хабаров аны бары тик 0,5 очкога гына узды. Безнең шахматчылар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Икенче көнне җыелма команда ТР чемпионатында рапид (партия өчен 10 минут, җитез шахмат) буенча уенчыларны алыштыруларсыз уйнады. Геннадий Горбуновның Актаныш, Саба һәм Баулы шахматчылары белән уеннарны тигез исәп белән тәмамлавы командага мөһим очколар җыярга ярдәм итте.

Беренче көндәге кебек, Адель Купцов бик көчле булды: аның белән уенда бөтен шахматчылар да җиңелергә мәҗбүр булды, шул исәптән Казан, Лениногорск, Баулы шахматчылары да. Актанышлы белән матч алдыннан Адель Купцовның уен тактикасын өйрәнделәр.

Әмма бу да аларга ярдәм итмәде – Аксубай җыелма командасы әгъзасы кабат җиңү яулады. Тимур Мәгыйзовның соңгы турда җиңүе безнең командага рапидта бронза медальләр алып килде! Моңа кадәр мондый хәлнең булганы юк иде әле!

Тарихта җитез шахмат буенча районның тәүге медальләре булды бу! Сәфәрне оештыручы Адель Купцов аерым рәхмәт сүзләренә лаек – турнир нәтиҗәләре буенча ул үз тактасында Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән һәм башка шәһәрләрдән килгән шахматчыларны артта калдырып, алтын медаль (!) яулады.

Аларны бу уңышлар гына тынычландырмый әле. Алда – XV “Сәламәтлек“ Спартакиадасы. Август ае бары тик бу ярышларга әзерләнүгә багышланачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев