Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар – Татарстан Республикасының иң көчле бишлегендә

Озын нардалар уены буенча Түбән Каманың ачык чемпионатында республиканың иң яхшы нард уйнаучылары, шул исәптән Аксубай вәкилләре дә катнашты.

Турнирның төп фавориты Тимур Мәгыйзов иде, әмма стартта ук ул ике җиңелүгә дучар булды һәм һәр киләсе  тур аның өчен уеннан чыгу чигендә булды.

Беренче өч турда җиңеп, Адель Купцов турнирны көтмәгәндә бик уңышлы башлап җибәрде һәм  лидерлыкны яулады. Турнирның финишында Тимур дүртенче урынны алды, ә Адель Купцов финалга чыгу өчен уйнады. Җиңелүгә карамастан, соңгысы мондый дәрәҗәле ярышта беренче тапкыр бронза яулады.

Безнең ике спортчы да якын арада Сочида үтәчәк Россия чемпионатына барырга җыена. Аларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев