Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Аксубайда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көнен ачу тантанасы узды

2021 ел Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Район мәдәният йортында аны ачу уңаеннан күләмле чара узды.

Фойеда милли көрәш буенча тренер Илһам Камаловның яшь көрәшчеләре чыгышы булды.

Туган як тарихын өйрәнү музее чуаш, татар, рус милли чигүләреннән торган күргәзмә тәкъдим итте. Музей директоры Әлфия Нурхәмитова районның кул эшләре осталары тәкъдим иткән паннолар буенча бизәкләр тарихы турында сөйләде.

Аксубай үзәк китапханәсе кунакларны «Туган тел – халык байлыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән каршы алды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге тәлинкәдән ярамын бөртекләп җыеп алырга тәкъдим итте – элекке яшь киленнең уңганлыгын шул рәвешле тикшергәннәр.

Сәхнәдә тамаша гөр килде – мәдәният хезмәткәрләре район территориясендә яшәүче халыкларының милли колоритын бөтен яктан күрсәттеләр. Аксубай җирендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм көчен күрсәтеп, сәхнәгә бер-бер артлы милли үзәкләр – танылган мәдәният хезмәткәрләре, өлкәннәр һәм балалар вокаль һәм хореографик ансамбльләр чыкты.

– Безнең район территориясендә чуашлар, татарлар, руслар, украиннар, әрмәннәр, таҗиклар һәм башка милләт вәкилләре дус яши. Бездә халыклар һәм конфессияләр арасында каршылыклар юк, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов, аксубайлыларны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне белән котлап.

Район халкын район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев та котлады.

Район җитәкчеләре билгеләп үткәнчә, Аксубай җирендә правослау бәйрәмнәре дә, мөселман бәйрәмнәре дә электән үк бергәләп билгеләп үтелә. Правослау динендәгеләр Сабантуйга батырлар өчен традицион сөлгеләр әзерлиләр, татарлар чуашлар белән бергә Уяв әйлән-бәйләненә басалар, ә Троица правослау бәйрәмендә, милләтенә карамастан, таҗлар үрәләр һәм аларны традиция буенча суга агызып җибәрү йоласында катнашалар, бергәләп себеркеләр әзерлиләр. Бу безнең халыкның бердәмлеге, Татарстанның көче, куәте һәм Россиянең рух ныклыгы турында сөйли.

Традиция буенча сәхнәгә районның дин әһелләре – Татарстан мөфтие ярдәмчесе, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм Аксубай районы благочинные, протоиерей Александр Качаев күтәрелде.

Бу безнең халыкның бердәм булуы, Татарстанның көче һәм Россия рухының ныклыгы турында сөйли.

– Чын байлык – ул безнең дуслык. Күпме милләт һәм дин вәкилләре бергә яши, без үз йортыбызда – районда, тату яшибез. Бер-беребезне ачык йөз белән каршы алабыз һәм, һәрвакыт шулай булсын өчен, Аллаһы Тәгаләгә дога кылабыз. Без үзебезнең гаилә учакларыбызда туган телләребезне саклыйбыз һәм башка милләтләрне хөрмәт итәбез. Җәмгыятьне җимерелүгә омтылучылар – безнең уртак дошманнарыбыз, – дип билгеләп үтте Равил Зөфәров.

Аксубай районы благочинные Александр Качаев та туган телнең мөһимлеге, үз тамырларыңа, гореф-гадәтләргә, гаилә кыйммәтләренә бәйле булу хисе турында сөйләде.

– Һәр тел – ул халык мәдәниятен, аның кыйммәтләрен йөртүче. Тел безгә үз-үзебезне, туганнарны, якыннарны күрү, аларга үз мәхәббәтебезне күрсәтү мөмкинлеге бирә, – дип йомгак ясады Александр Качаев.

Ул Иван Ильинның «җырлый торган» рус телендәге сүзләрен китерде: “Анда безнең бөтен Россия. Анда аның бөтен байлыгы: чикләнмәгән мөмкинлекләр дә; тавышларның, сүзләрнең, формаларның киңлеге дә; табигыйлык та, наз да; гадилек тә, киңлек тә; хыяллану да, көч тә, ачыклык та, матурлык та. Барысы да безнең телдә”.

Татар милли көрәше буенча тренер Илһам Камалов аксубайлыларга сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын, үз тамырларын онытмауларын теләде. Ул сәхнәгә үз тәрбияләнүчеләре белән чыкты. Зал аларны көчле алкышлар һәм яңа җиңүләр теләп озатты, чөнки бүген алар Зәйдә узачак Бөтенроссия турнирында район данын яклаячак.

Чара зур концерт белән дәвам итте.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X