Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Рәис Беляевкә һәйкәл ачыла

Аны шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең 3 мәктәбе территориясендә урнаштырдылар.

Республика һәм район тарихының тулы бер чоры Рәис Беляев исеме белән бәйле. Бу – бөтен дөньяга танылган КамАЗ заводы, Түбән Кама ГЭСы төзелеше.

Рәис Беляев – безнең районда туып үскән. Партиянең Яр Чаллы шәһәр комитетында беренче секретарь, аннан соң КПСС Татар өлкә комитеты секретаре булып эшләп, Рәис Кыям улы районга зур ярдәм күрсәтә.

Рәис Беляев булышлыгы белән Аксубай районында 12 типовой мәктәп, 13 мәдәният йорты һәм клуб төзелә. Торак йортлар төзелеше өчен зур күләмдә газобетон бүлеп бирелә, районда ике йөздән артык шәхси йорт куллануга тапшырыла. Шулай ук спорт мәйданчыкларын, оешмалар, трансформатор станцияләрен тотып алу өчен күп күләмдә бетон плитәләр кайтарыла. Тимер кою заводында чуеннан коймалар ясаганнар, ул елларда район оешмалары әлеге коймаларны кулланганнар.

Якташыбыз ярдәме белән күпсанлы терлекчелек фермалары, ремонт мастерскойлары, башка җитештерү объектлары, шулай ук колхоз, совхозларның административ биналары куллануга тапшырыла. Район Мәдәният йортына капиталь ремонт ясыйлар, 18 күпер төзиләр, Шәрбән авылы Аксубай – Нурлат автотрассасы белән тоташа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев