Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда пациентлар комитетын булдырачаклар

Бу тәкъдимне, ришвәтчелеккә каршы сораулар буенча түгәрәк өстәл вакытында, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Әхмәтшин җиткерде.

Комитет халык арасында килеп туган мәсьәләләрне җыю һәм чираттагы түгәрәк өстәл артында фикер алышу өчен халыкның төрле катламнарын чакырып сөйләшүләр оештырырга планлаштыра.

Район комиссиясенең ришвәтчелеккә  каршы түгәрәк өстәл үткәрүенең нигезе булып халыкның район хастаханәсенең  эшчәнлеге буенча проблемалы мәсьәләләре торды. Әлеге проблемалар кадрлар белән тәэмин итүгә, кабул итүгә талоннар бирүгә,анализлар тапшыру буенча лабораторияләрнең тыгызлыгына һәм башка оператив сорауларга юнәлдерелгән иде.

Түгәрәк өстәл эшендә район прокуроры Эдуард Хиразев, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, хокук саклау органнары һәм җәмәгать вәкилләре катнашты. 

Фото район үзәк хастаханәсе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев