Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда “Ел тәрбиячесе – 2019” билгеләнде

Районда “Ел тәрбиячесе – 2019” профессиональ осталык конкурсының муниципаль этабы узды.

Әлеге конкурс ике этапта оештырылды. Читтән торып катнашу өлешендә бәйгегә тәкъдим ителгән альбомнар һәм материаллар каралды. Муниципаль этапта исә финалга чыккан алты конкурсант сынашты. Бәйге “Буратино” балалар бакчасы базасында үтте һәм районның мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә кызыклы табышлар белән истә калды.

Конкурсның төрле турларында номинантлар ачык чаралар уздырды, иҗади презентацияләр яклады, мастер-класслар үткәрде. Кыскасы, балалар белән эшләүнең төрле якларын һәм иҗади мөмкинлекләрен күрсәттеләр. “Буратино” балалары өчен дә бу көн гадәти булмаган шартларда узды, чөнки тәрбиячеләр нәкъ менә алар белән “эшләделәр”. Балалар үз куллары белән нидер ясады, төрле әкият персонажлары белән танышты, үзләре әкият сюжетларында катнашты. Борчылулар да булды: бәйгедә катнашучыларны районның мәгариф идарәсе вәкилләреннән авторитетлы жюри бәяләде.

Финалга чыгучыларның һәр чыгышы эчтәлекле һәм истә калырлык булды. Нәтиҗәләр чыгарыр чак та җитте. Жюриның бердәм карары нигезендә җиңүче итеп “Радуга” балалар бакчасы тәрбиячесе Екатерина Цветкова танылды. Икенче урында – Галия Гафарова (“Буратино”), өченчедә – Гөлфинә Нотфуллина (“Солнышко”). “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә Кәкре Күлдән Марина Башатова, “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә – Венера Крайнова (“Ләйсән” б/б), “Перспективалы педагог” номинациясендә Айсинә Вәлиәхмәтова җиңде.

– Тәрбиячеләр конкурсы бик мөһим ул, - дип белдерде үз фикерен мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. – Ул мәктәпкәчә белем бирү педагогларын илһамландыра, үсеш мотивациясе булдыра, үз һөнәрендә камилләшергә мөмкинлек бирә. Канәгатьләнү хисе белән әйтәмен: финалистларның осталыгы югары. Биредә җиңелүчеләр юк, бар да – җиңүче!

Конкурс җиңүчесе Екатерина Цветкова белән икенче урында калган Галия Гафаровага хәзер район данын Лениногорскида узачак зона конкурсында якларга туры киләчәк. Ә бит Екатерина Цветкова балалар бакчасында әле ел ярым гына эшли һәм инде менә шундый уңышка иреште! Шунысы да бар: ул үзенең туган балалар бакчасында, үзе үк тәрбияләнгән төркемдә эшли. Аны балалар да бик ярата. Тормышта да ул – иҗади шәхес. Кулдан эшләнмәләр ясарга ярата. Паннолар, өйне төрле бизәгечләр – аның оста куллары җимеше.

– Конкурстагы әлеге уңышымны минем өчен җан атып торган “Радуга” балалар бакчасы коллективы белән бәйлим, – дип белдерде безгә “Ел тәрбиячесе – 2019” җиңүчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев