Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда 2020 ел автоледисын сайладылар

    Аксубайда узган «Автоледи» бәйгесе номинацияләр буенча район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак җиңүчеләрне билгеләде

     Ул автодром мәйданчыгында башланды. Барлык җиде катнашучының да кәефе күтәренке иде, алар бер-берсен дәртләндереп елмаештылар, шаярттылар.
    –Кәеф яхшы, барысын да үтәрбез, машина йөртү тәҗрибәсе бар, әмма берникадәр дулкынландыра, – дип уртаклаштылар кызлар. Беренче конкурс трассасын “Юл хәрәкәте иминлеге” ГБУның Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова уңышлы үтте. Ә аның артыннан “Автоледи” катнашучылары чиратка басты. Аларга машина йөртү таныклыгын алуга имтихан тотканда узарга туры килгән – таучык, чикләнгән урында борылыш, параллель парковка, гаражга керү кебек киртәләрнең барысын да янәдән искә төшерергә туры киде. Өстәвенә, боларның барысын да тиз һәм хаталарсыз узарга кирәк иде – конкурста гамәлләрнең төгәллеге генә түгел, вакыт та бәяләнде. Кызларның дулкынуы сизелеп торды, гәрчә кайберәүләр кичләрен автодромга күнегүләргә йөрсәләр дә. Ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшыру өчен автоледиларның машиналары кортежы автодромнан ДОСААФ автомәктәбенә күчте – биредә конкурсантларга уку сыйныфы тәкъдим ителде. Конкурста катнашучылар сүзләренә караганда, теория күпкә катлаулырак булып чыкты. Күпләр руль артында бер ел гына булмасалар да, кагыйдәләр даими үзгәреп тора. Әмма катнашучылар теорияне дә уңышлы үттеләр. Чарага йомгакны районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов ясады:

    –Бездә җиңелүчеләр юк, барысы да яхшы белем дәрәҗәсен күрсәтте. Барыгызга да имин юллар! Бәйгедә өченче урынны – Татьяна Маслакова, икенче урынны Светлана Маслакова яулады, ә Елена Макарова җиңүче булды. “Юл хәрәкәте иминлеге” ГБУның Нурлат шәһәре территориаль идарәсе җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова билгеләп үткәнчә, бүген юлларда һәр икенче машина йөртүче – хатын-кыз, аларның һөнәри осталыклары арта һәм алар күпкә тәртиплерәк. Монда ул һәр автомәктәп бирә торган тәҗрибә һәм белем сыйфаты белән генә чикләнми.

    – Безнең хатын -кызларыбыз гүзәл генә түгел, алар әниләр дә, аларның юлда җаваплылыгы тагын да арта, алар балаларын да юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәләр, – дип нәтиҗә ясады Гөлфия Харис кызы. Аның сүзләрен бәйге җиңүчесе дә раслады. – Машина йөртү стажым – җиде ел. Автомобиль минем өчен бик кирәк. Мин Кимда яшим, ә кызларымны бакчага йөртергә кирәк, быел олы кызым беренче сыйныфка бара. Машинасыз беркая да барып булмый. Әлбәттә, руль артына утыргач, миңа машина йөртүче буларак та, әни буларак та икеләтә җаваплылык йөкләнә. Һәрвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим, – дип уртаклашты Елена. Аңа, җиңүче буларак, төп приз – видеорегистратор бирелде. Икенче урын өчен – парктроник, ә өченче урын өчен юл рюкзаказы белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне генә түгел, бәйгедә катнашучы хатын-кызларның берсен дә игътибарсыз калдырмадылар – һәркайсына“Юл хәрәкәте иминлеге”ГБУ дан номинацияләр буенча Диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Сүз уңаенда, районда юл хәрәкәте иминлеге буенча оештырыла торган барлык профилактик чаралар да әлеге оешма ярдәме белән үткәрелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: