Аксубай урманчылыгында яңа посадка
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылыгында яңа посадка

Аксубай участок урманчылыгының узган елда киселгән 31 нче кварталы участогын берничә елдан танып булмаячак – монда ак кәүсәле каеннар үсеп китеп, әйләнә-тирәне бизәп торачак.

Үсентеләрне утыртуда Сергей Мартынов җитәкчелегендә Аксубай урманчылыгы аппараты, урман хуҗалыгы, Аксубай участок урманчылыгы хезмәткәрләре эшләде. Урманчылар эшне җаен белеп башкардылар.

– Аксубай урманчылыгы быел дәүләт фондында 51,2 гектар мәйданда яңа үсентеләр утыртты, – дип сөйли җитәкче-лесничий Андрей Ильмухин. – Урман торгызу эшен көз көне - «Урман атнасы» акциясе кысаларында дәвам итәргә планлаштырдык. Үсентеләр тамыры җиргә бөгелмәгән килеш туры утыртылырга тиеш, болай эшләгәндә аның үсеп китүенә бәйле проблемалар булмаячак, ә тамыры бөгелгән килеш утыртылганда яшь агач үсеп китә алмый.

Бу каен үсентесенә генә түгел, башка куакларга да кагыла.


Нет комментариев