Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай сәхнәсендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры

Күп еллар элек талантлы татар драматургы Туфан Миңнуллин язган “Алай түгел, болай ул” пьесасы бүген дә популярлыгын югалтмаган.

Пьеса премьерасы бер ел элек Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куелса, күптән түгел аны Аксубай Мәдәният йорты сәхнәсендә дә күрсәттеләр.

Пьеса комедия жанрына ия һәм ул төрле сюжетларны үз эченә алган аерым дүрт спектакльдән тора, әмма бер теманы – гаилә кыйммәтләре мәсьәләсен яктырта. Артистлар, гаилә бәхетен саклап калу өстендә гаиләнең һәр әгъзасы эшләргә тиешлеген һәр тамашачының исенә төшереп, һәр гаиләдә килеп чыккан көндәлек тормыш һәм мәхәббәт проблемаларын, әсәр авторына хас булганча, уен-көлке белән бәян иттеләр.

Спектакльдә халык артисткасы Резидә Төхвәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Харис Хөснетдинов, Ренат Шәмсетдинов, шулай ук күренекле артистлар Лилия Камалиева, Зөлфәт Закиров, Гөлчәчәк Хафизова уйнадылар. Спектакльнең режиссер-куючысы һәм сценография авторы – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин, хормейстер Алия Хамзина, хореограф Раушан Шәехов.

– Спектакльнең ике сәгать дәвам итүенә карамастан, аны тамаша кылу шундый күңелле һәм рәхәт булды. Персонажларның төрлелеге, биюләр һәм ачык мохит миндә якты тәэсирләр калдырды, - дип сөйли чарага әти-әнисе белән килгән 15 яшьлек Гөлназ. – Башыннан ахырына кадәр карау минем өчен бик кызык булды.

Спектакль дәвамында тамашачылар арыганчы көлделәр, артистлар чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Барысына да бик ошады: өлкәннәргә дә, балаларга да.

– Карау өчен тәкъдим ителгән яшь 12+ булса да, мин спектакль карарга сигез һәм алты яшьлек балаларым белән бергә килдем, – дип хис-тойгылары белән уртаклашты Марина. – Без рус телле гаилә, әмма бу артистлар чыгышыннан канәгатьлек алуда минем өчен дә, балалар өчен дә киртә булмады.

Балалар да артистлар чыгышын онытылып күзәттеләр. Артистларга рәхмәт әйтергә сәхнәгә район башлыгы Камил Гилманов чыкты. Ул спектакль дәвамында тамаша залында булды һәм, спектакль карарга килгән барлык кешеләр кебек, чыгыш ясаучыларның рольләрне оста итеп уйнауларына таң калып утырды. Залда алкышлар озак вакыт тынмады, тамашачылар артистларны сәхнәдән җибәрергә теләмәделәр.

– Артистлар искиткеч оста уйныйлар – Һөнәри осталык шул була инде, – дигән фикерен белдерде авылдан спектакль карарга килгән Илсур. – Мондый күренекле театрның безнең районга килүенә һәм район кешеләренә Республиканың театр сәнгате белән якыннан танышу мөмкинлеге бирүенә мин бик шат. Безнең районда моңа охшаш чаралар, очрашулар күбрәк булсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев