Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының иң озын гомерле кешесенә юбилей медальләре тапшырдылар

Районның иң озын гомерле кешесе 104 яшьлек Миңнезәкия Мөхаммәтзариповага ”Бөек Җиңүгә 75 ел” медале һәм ”ТАССР төзелүгә 100 ел” күкрәк билгесе тапшырылды.

Тыл хезмәтчәне әлеге бүләкләрне район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин кулыннан алды.

– Гасырлык гомер юлында сезгә бик күп сынаулар аша узарга туры килгән, – диде ул. – Сез безнең илдә бер гасыр эчендә булган вакыйгаларның шаһиты булдыгыз, сугыш буыны өлешенә төшкән барлык авырлыкларны кичердегез. Чыдамлыгыгыз, тынгысыз хезмәтегез өчен зур рәхмәт Сезгә.

Юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов котлады. Район вәкилләре районның иң өлкән кешесенә иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Миңнезәкия Мөхаммәтзарип кызы Иске Кыязлы авылында дөньяга килгән. Унсигез яшендә Иске Ибрай егете Минзакирга кияүгә чыга. Гаилә бәхетен Бөек Ватан сугышы җимерә. Ирен фронтка алалар һәм аңа исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмый, яу кырында башын сала ул. Улын ялгызы үстерә. Колхозда хезмәт куя: сөрә, чәчә, төрле эшләрдә эшли, хезмәт юлын терлекчелектә тәмамлый.

Улы Габдулла да бала чагыннан колхозда эшли, әнисенең терәге була. Бәхетсезлеккә каршы, хатыны бик иртә якты дөньядан китә. Миңнезәкия Мөхамәтзарип кызы улына аның балаларын аякка бастыруда ярдәм итә. Бүген дә оныклары әбиләренең ярдәмен яхшы хәтерлиләр, анарга рәхмәтләре һәм хөрмәтләре чиксез аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев