Аксубай районында "Милләтләр кроссында" 4600 дән артык кеше катнашты
Аксубай районында «Татарстан Кроссы-2019» узды.
Сабан туе мәйданы территориясендә җиңел атлетиканы яраткан төрле яшьтәге йөзләгән кеше җыелды: мәктәп укучылары район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, спорт ветераннары.
Спорт чарасы район мөхтәсибәте катнашында оештырылды.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мәгълүматларына караганда, Татарстан Кроссында район буенча барлыгы 4620 кеше катнашты. Шул исәптән: шәһәр тибындагы Аксубай бистәсеннән – 2780, авыл җирлекләрендә – 1840 кеше.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин спортчыларны узыш шартлары белән таныштырды. Ярышларда катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте.
– Сез катнашкан Татарстан Кроссы – физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган социаль билгеләнешкә ия чара, – дип билгеләп үтте ул. – Монда җиңү түгел, ә катнашу мөһим.
Район мөхтәсибәте вәкиле Хөсәен Зөфәров сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, узышта катнашучылар адресына ихлас теләкләрен белдерде.
Старт бирелде – һәм йөгерүчеләр югары нәтиҗәләр яулар өчен алга ыргылдылар. Кояшлы көн кәефне тагын да күтәрде, күңелле спорт азарты өстәде.
Шәхси беренчелеккә узышканнан соң, төрле яшь төркемнәрендәге спортчылар арасында катнаш эстафета узды. Кросс тәмамланганнан соң призерларны— медальләр, грамоталар, командаларны кубоклар белән тантаналы төстә бүләкләделәр.
Спортчылары югары күрсәткечләргә ирешкән тренерларга район мөхтәсибәтеннән сертификатлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев