Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында малайлар күбрәк туган

Аксубай районында беренче яртыеллыкта малайлар күбрәк туган

2019 елның алты аенда районда 94 бала: 50 малай һәм 44 кыз туган.

Ата-аналар балаларына биргән иң сирәк исемнәр: Валентина һәм Геннадий. Иң гадәти булмаган исемнәр – Айсар һәм Сәгдан, Даяна һәм Аврора.

Аксубайлылар тарафыннан 27 никах теркәлгән, 18 гаилә таркалган, бу исә 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 52% ка кимрәк.

Трудолюбово авылыннан Николай һәм Лидия Смирновлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр. Алар бергә 50 ел гомер итәләр, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 8 оныклары бар.

Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге Иске Савруш авылыннан Надежда һәм Андрей Кузьминнар гаиләсен «көмеш туй»лары белән котлап истәлекле бүләк тапшырдылар.

«Гаилә йолалары чишмәсе» иҗади конкурсында катнашкан өчен Рәхмәт хатлары белән Полина һәм Станислав Мулеевлар гаиләсе, Анна һәм Василий Туйкиннар гаиләсе билгеләп үтелде.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев