Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, тавыш биреп, үткән совет чоры елларын хәтерендә яңартты

Аксубай районында яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны 97 яшьлек Елисей Тимирясов илнең киләчәге өчен тавыш бирде.

Ул өйдә тавыш бирде һәм участок сайлау комиссиясе әгъзаларын яңалыкларны карап каршы алды.

Аксубайлыларның ничәмә-ничә буынын тәрбияләгән элеккеге тарихчы илдәге һәм дөньядагы сәяси хәлләрне күзәтеп баруын әйтте.

– Үз гомеремдә бер генә сайлауны да калдырмадым. Гомумән алганда, мин бүгенге тормышымнан канәгать, тик үткән совет чоры еллары күңелемә якынрак. Без комсомол, аннары партия тәрбиясе алдык. Һәрберебезнең үз тормыш дәрәҗәсе бар. Әлбәттә инде, тормыш өстенлекләре бераз үзгәрде, шулай ук тормыш та бер урында гына тормый, – дип билгеләп үтте ветеран. – Күңелемә якын булганны сайлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев