Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының инвесторлар килү белән авыл хуҗалыгында күрсәткечләрне яхшырту мөмкинлеге барлыкка килде

Бүген Аксубай районында эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булып китте.

РОБОТЛАР НИЧЕК ЭШЛИ, СЫЕРЛАРНЫ КЫШЫН АСРАУ НИЧЕК ОЕШТЫРЫЛГАН, КАДРЛАР НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНӘ

Республика агросәнәгать комплексы җитәкчесенең районга сәфәре район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Ильяс Сөләйманов крестьян-фермер хуҗалыгында булудан башланды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантына төзелгән гаилә терлекчелек фермасын ачу тантанасы булды. Биредә сыерларны карау һәм саву буенча барлык процессларны робот башкара.

Объектны тантаналы шартларда ачтылар.

– Ильяс Галимҗан улы үз эшчәнлеген кечкенә фермадан башлаган иде. Аңа башта – 300, аннары 500 гектар җир бүлеп бирелде, – дип таныштырды район башлыгы Камил Гилманов. – Хәтта бу кадәр җир дә аз булды. Әлеге ферма программага 2011 елда кертелде. Районда нәтиҗәле эшләп килгән 61 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Аларның перспективасы зур. Ильяс әлеге ферманы дәүләттән 20 миллион сумлык грант алып, 30 миллион сум үз акчасын кертеп төзеде. Без моңа ышанып та бетмәгән идек. Бу хуҗалык безнең күз алдыбызда төзелде. Мондый программалар булганы өчен Хөкүмәткә, республика Президентына зур рәхмәт.

Район башлыгы район фермерларына рәхмәт белдерде, районда җирдә эшләргә теләүчеләр аз түгел, аларга ярдәм күрсәтелә, дип билгеләп үтте. Шулай ук районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре уңышлырак һәм тәҗрибәле күршеләреннән өйрәнә, дип тә басым ясады. Авыл хуҗалыгы производствосына килгәндә, ел яңгырларга саран булуга карамастан, үсемлекчелек буенча күрсәткечләр яхшырды.

– Татарстанда фермалар төзергә теләгән республика, федераль грантлар эшли, әмма мондый форматтагылары санаулы гына. Роботлаштырылган ферма – ул безнең авылларда барлыкка килергә һәм эшләргә тиешле киләчәккә юл, – дип ассызыклады авыл хуҗалыгы министры.

Ильяс Сөләйманов әлеге объектны төзүдә ярдәмнәре өчен район, республика җитәкчеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерде.

– Барыгызга да зур рәхмәт. Узган ел бу урында басып, Марат Азатовичка шундый ферма төзергә телим, дигән идем. Ул мине хуплады. Әлбәттә, хөкүмәт ярдәме булмаса, мин моны үзем генә эшли алмас идем. Чыннан да, мондый программалар, грантлар алга таба да булсын. Хөкүмәт ярдәменнән башка минем уй-ниятләремне тормышка ашыруны күз алдына да китереп булмый. 6-7 ай эчендә шундый комплекс төзи алдык. Эшкә канәгатьлек белән киләм, – дип сөенечен яшермәде Ильяс.

Марат Җәббаров заманча ферманың ничек оештырылуын карады, саву роботларының эшен бәяләде. Министрлык вәкиле шулай ук «Аксу Агро» ҖЧҖ сөт комплексы территориясендә, терлекләрне ничек кышлату барышы  белән танышты, Аксубай универсаль технологияләр техникумында булды. Анда министрга Аксубай районы өчен генә түгел, күрше районнар өчен дә ничек кадрлар әзерләү турында сөйләделәр.

ТРИБУНАДАН РАЙОН ТОРМЫШЫ ТУРЫНДА

Район мәдәният йортында делегацияне мәдәният йортларының иҗат коллективлары милли җырлар, биюләр һәм тәм-томнар белән каршы алдылар. Кунак район эшчәнлегенең төрле юнәлешләре – туган як тарихын өйрәнү музее, мәктәптән тыш эшләр үзәге тәкъдим иткән – агачтан ясалган әйберләр, кул эшләре, үзәк китапханә тәкъдим иткән Аксубай районыннан чыккан язучыларның һәм шагыйрьләрнең сәнгать әсәрләре күргәзмәсе, “Актай” ҖЧҖнең ат үрчетү буенча казанышлары, шәхси эшмәкәрләр Шакировларның "Аксубай" кооперативы, Валерий Сапеевның ит продукциясе, “Гарант” предприятиесендә һәм сөт заводында җитештерә торган икмәк-күмәч, сөт әйберләре белән кызыксынып танышты.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә багышланган бәйрәмнең рәсми өлешен район башлыгы Камил Гилманов ачты.

–Район икътисадының төп үсеш ноктасы – авыл хуҗалыгы производствосын үстерү, – дип ассызыклады ул. –  Районда 9 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлек алып бара, тармакта 1400дән артык кеше хезмәт куя. Тугыз айда тулай продукция күләме 2,6 млрд. сум тәшкил итте, узган ел белән чагыштырганда – 125,4 процент. Үсемлекчелек өлкәсендә дә шактый югары үсешкә ирешелде – 1, 9 млрд. сум (138 процент). Быел аномаль һава торышына карамастан, 79 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды, уртача уңыш гектарыннан 18, 5 центнер тәшкил итте. Терлекчелек кышлатуга азык белән тулысынча тәэмин ителгән. Бу тармакта – безнең алда сөт җитештерү күләмен – 26 мең тоннага, ит җитештерүне 1750 тоннага кадәр җиткерү бурычы тора. Бу максатка ирешү өчен терлекләрнең продуктлылыгын арттыру һәм малларны асрау һәм тукландыруның яңа цифрлы технологияләрен куллану буенча эш алып барыла. Моны исәпкә алып, булган терлекчелек биналары төзекләндерелә һәм модернизацияләнә.

Район җитәкчесе районда фермер хәрәкәтенең ничек үсеш алуы, авыл хуҗалыгы кооперативларының эше турында сөйләде.

–Авыл – теләсә кайсы дәүләтнең нигезе һәм без авылда яшәүче халыкның тормышын уңайлы итәргә тиеш, –- дигән ТР Президенты сүзләре белән тәмамлады ул үз чыгышын.

 – Елның авыр килүенә, пандемиягә бәйле катлаулы вәзгыятькә карамастан, авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын хезмәттәге казанышлары өчен бүләкләргә карар кылган район җитәкчелегенә ихластан рәхмәт белдерәсем килә. Аксубай районы күрсәткечләр буенча югарырак торырга тиеш, дигән фикерен белдерде Марат Җәббаров.  Сезнең быел барлык юнәлешләр буенча да күрсәткечләрегез яхшы. Аксубай хезмәтчәннәренең алга таба да барлык юнәлешләр буенча бер команда булып эшләүләрен телим.

ХЕЗМӘТЕНӘ КҮРӘ ХӨРМӘТЕ

Зал бөртекле культураларны урып-җыюда иң яхшы күрсәткечләр өчен «Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчы» республика бәйгесе җиңүчеләрен көчле алкышлар белән сәламләде.

2021 ел урак батырлары «Аксу Агро» ҖЧҖдән – Җәүдәт Сафиуллин, Хөсәен Галиев, Евгений Кудряшов, Владимир Петров (Мюд бүлеге), Алексей Кудряшов, Валерий Ендерюков, «Волга-Селект» агрофирмасыннан – Эльвир Нуртдинов, Зиннур Минхәйдәров, Александр Яманов («Аксубай» АФ) – район җитәкчелеге һәм министрлыктан сертификатлар белән бүләкләнделәр. «Аксу Агро» ҖЧҖнең баш инженеры Илгизәр Зәйнуллин, КФХ башлыгы Валерий Сапеев, «АгроРаздолье» ҖЧҖ механизаторы Юрий Назаров, «Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Владимир Петров, «Актай» АПК ҖЧҖ идарәчесе Галияр Хәмитов – авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән күп еллык һәм фидакарь хезмәтләре өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторы Фәнил Нуретдиновка, «МОЛКО» ҖЧҖнең машина белән саву операторы Римма Ефимовага, «Аксубай» ҖЧҖ АФ механизаторы Сергей Мадюковка, «Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Владимир Зайцевка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. КФХ башлыгы Ильяс Сөләйманов, «Аксу Агро» ҖЧҖ терлекчесе Рәмия Хамәтшина, «МОЛКО» ҖЧҖ бозау караучысы Лидия Гарипова, Аксубай универсаль технологияләр техникумының производствога өйрәтү мастеры Рәфис Фатушев, «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторы Анатолий Макаров район башлыгының Мактау грамоталарына ия булдылар.

Авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Сәлимҗан Сәйфетдинов һәм Минвазыйх Мингулов, АТУТ директор Фархат Аюпов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Рәхмәт хатлары алдылар. Тантана сәбәпчеләре адресына җылы котлау сүзләре яңгырады. Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары башкаруында җырлар һәм биюләр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә үзенчәлекле бүләк булды.

«МОЛКО» ФЕРМАЛАРЫ – ЦИФРЛАШТЫРЫЛГАН

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының районга сәфәре программасына «МОЛКО» ҖЧҖнең «Түбән Савруш» бүлекчәсендә төзекләндерелгән сөтчелек фермасында булу да кертелгән иде.

Иске корпусларда идән-түшәмнәр яңартылган. Биредә 133 баш югары савымлы сыер бар. Бүгенге көндә һәр сыердан 23,6 литр сөт савып алына.

Марат Җәббаровка һәм Камил Гилмановка малларны ничек тотуны да, терлекләрнең продуктлылыгын арттыру өчен кулланыла торган яңа технологияләрне дә күрсәттеләр.

«Чистай» холдинг компаниясе генераль директоры Гомәр Закиров сүзләренә караганда, монда цифрлаштыру кертелгән – терлекләрнең баш санын исәпкә алу «Селэкс» программасы буенча алып барыла, барлык фермалар да интернетка тоташтырылган, кешеләр Zoom аша аралашалар. Барлык азыклар да шулай ук махсус лаборатория тикшерүе уза. Территориядә булачак корпуслар өчен мәйданчыкларны реконструкцияләү, бетон салу эшләре алып барыла.

–Соңгы ярты елда продукциягә агымдагы бәяләр артты, алар предприятие икътисадын булдыра да инде. Биредә хезмәт хакын вакытында алалар, уртача эш хакы 30 мең сумнан алып, – дип сөйләде Гомәр Закиров.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы да, район җитәкчесе дә авыл хуҗалыгы предприятиесе эшенә яхшы бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев