Районда терлекчелек объектларын карау һәм фермаларның хезмәт коллективлары белән очрашулар дәвам итә.
Район башлыгы Камил Гилманов Яңа Ибрайда Ильяс Сөләйманов крестьян-фермер хуҗалыгында булды, роботлаштырылган ферма төзелешенең барышы белән танышты.
Шулай ук Камил Гилманов Иске Ибрайда Марат Сафин крестьян-фермер хуҗалыгында да булды, үзгәртеп корылганнан соң терлекчелек корпусын карады, шулай ук «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесенең сөтчелек комплексында, таналар тоту өчен төзелгән мәйданчыкта булды.
Район җитәкчесе әлеге терлекчелек предприятиеләренә уңай бәя бирде һәм аларны алга таба үстерү буенча тәкъдимнәрен әйтте.
Нет комментариев