Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов «Спутник V» вакцинасын ясатты һәм башкаларга да киңәш итә

Аксубай районында беренчеләрдән булып коронавирустан «Спутник V» вакцинасын район башлыгы Камил Гилманов кадатты.

– Прививка ясатканнан бирле бер атна вакыт узды, үземне яхшы хис итәм. Минем белән бергә башкарма комитет хезмәткәрләре дә, яңа елга кадәр социаль блок та прививка ясатты. Хатыным да прививка салдырды. Бернинди өстәмә нәтиҗәләр дә юк, – дип уртаклашты Камил Гилманов район җитәкчелеге составы белән эшлекле дүшәмбе вакытында.

Декабрь башында ук Роспотребнадзор Идарәсенең Аксубай районындагы бүлеге баш белгеч эксперты Андрей Тимирясов беренчеләрдән булып коронавирустан прививка салдырган иде. Ул пандемиянең беренче көннәреннән үк эпиүзәктә булды.

– Мин вакцинацияне, башкаларга караганда да көттем, чөнки көн саен яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар белән очрашам. Авырмауның бердәнбер ысулы – прививка ясау, – дип саный Андрей Тимирясов.

Сүз уңаенда, беренче тапкыр прививка салдырганнан соң 21 көн узгач икенчесе ясала. Аның өчен беренче вакцинация дә, икенчесе дә уңышлы узган.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов билгеләп узганча, вакцинациянең беренче көннәреннән үк табиблар халык тарафыннан аңлашылмаучанлык белән очраша – халык вакцинаны төрлечә кабул итә. Барыннан да бигрәк, моңа социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда прививка ясатуга каршы таралган роликлар тискәре йогынты ясый. Аралашканда кешеләр, берни белән дә нигезләнмәгән чит кеше фикерен хуплап, прививка ясатмауның сәбәбен дә әйтә алмыйлар хәтта.

Тик, баш табиб сүзләренә караганда, моның бары тик ике генә юлы бар –коронавирус белән авыру, ул чакта организм антитәнчекләр эшләп чыгара яисә, үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеге турында кайгыртып, прививка ясату.

– Бөтен цивилизацияле дөнья безнең вакцинаны кадата, бары россиялеләр генә, имеш-мимешләргә ышанып, дәүләтнең үз сәламәтлекләре турында кайгыртуына битарафлык күрсәтәләр, вакцинаның бушлай булуына карамастан. Халыкның 60 процентында иммунитет эшләнми торып, без авырып китүдән куркып, битлектән һәм антисептиклар кулланып, шулай куркып яшәүне дәвам итәчәкбез, – дип нәтиҗә ясады табиб. – Ә коронавируска бәйле вәзгыять көннән-көн катлаулана бара. Узган ел районда үлүчеләр саны, алдагы ел белән чагыштырганда, 85кә арткан.

Бүгенге көндә районда «Спутник V» вакцинациясен 80 кеше ясаткан инде. Районның баш табибы Марсель Ислямов сүзләренә караганда, вакциналаштырылган һәр кеше – табиблар күзәтүендә, әлегә прививка ясатучыларның берсендә дә өстәмә нәтиҗәләр ачыкланмаган.

 

Фото: Аксубай район үзәк хастаханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев