Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов авыл кешесенә ярдәм өчен тавыш бирде

Бүген 572 нче сайлау участогында Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов хатыны белән бергә тавыш бирде.

Участок бинасына сайлаучыларны температураны үлчәгәннән, кулларны антисептик белән эшкәрткәннән һәм металлодетектор белән тикшергәннән соң гына керттеләр.

Камил Гилманов участокларда тавыш бирү көннәрендә кабул ителгән террорчылыкка каршы чаралар кебек, катгый санитар таләпләрнең һәркем өчен мәҗбүри булуын билгеләп үтте.

Тулаем тавыш бирү процедурасы ун минуттан да артмый. Кулларына тавыш бирү өчен бюллетеньнәр алып, алар аерым кабиналарга үттеләр – ил тормышында хәлиткеч карарларны һәркем, статусына һәм гаилә хәленә карамастан, үзе кабул итәргә тиеш.

Тавыш биргәннән соң Камил Гилманов сайлауларның ил өчен мөһим сәяси вакыйга булуын әйтте, аксубайлыларның алдагы ике көндә актив тавыш бирүләрен билгеләп үтте һәм бүген дә сайлау участокларына килергә чакырды.

– Булачак парламентның яңа составы авыл кешесенә, авыл территорияләренә ярдәм йөзеннән күбрәк законнар кабул итсен өчен, тотрыклылык өчен тавыш бирәм, – дип уртаклашты район башлыгы безнең хәбәрче белән. – Бүген безнең Аксубай халкы тавыш бирүләрдә актив катнаша һәм яңа сайланган депутатлар тарафыннан кабул ителәчәк законнарның күп балалы гаиләләр өчен эшләячәгенә ышана. Социаль яктан якланганнары күбрәк булсын һәм, әлбәттә, авыл хуҗалыгы тармагына юнәлтелсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев