Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай педагоглары барысы да талантлы

Мәгариф булеге хезмәткәрләренең иҗат концерты район халкы өчен якты мәдәни чара булып истә калды.

Мәгариф бүлегенең идарә аппараты,  мәктәп  һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, укучылар һәм  балалары тамашачыларга белем бирү системасы барлыкка килү этапларын сәхнә осталыгы дәрәҗәсендә күрсәттеләр.

Зал тутырып килгән тамашачы һәрбер чыгышны җылы алкышлар белән каршы алды. Бер-бер артлы башкарылган җырлар, биюләр, патриотик темага багышланган номерлар барысы да сокланырлык иде. Мәртәбәле жюри педагогларның башкару осталыгын югары бәяләде.

Район  мәгариф бүлеге башлыгы Станислав Зайцев кичәдә катнашучыларны сәламлап, аларның үз эшләренең һөнәри осталары булулары  белән бергә артистлык талантына ия булуларын да билгеләп үтте. Ул мәдәният хезмәткәрләренә концерт программасын әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Мәдәният бүлеге начальнигы Алексей Тимирясов та мәгариф бүлеге вәкилләренә уңышлы чыгыш ясаулары өчен  рәхмәтен җиткерде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев