Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай җитештерүчеләренә"ТАССРга 100 ел" символикасын куллану өчен сертификатлар тапшырылды

Аксубай муниципаль районының икътисади советы утырышында “ТАССРның 100 еллыгы” символикасын куллануга сертификатлар тапшырылды.

Район башлыгы Камил Гилманов Аксубай җитештерүчеләренә «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгене куллануны раслаучы сертификатларны өч җитештерү предприятиесе - "Гарант" сәнәгать мәйданчыгы УК" ҖЧҖ, "Аксубай май заводы" "Вамин Татарстан” ПО һәм «Җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ җитәкчеләренә тапшырды.

– Сертификатка ия булу һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә үз өлешеңне кертү – ул бик зур горурлык, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Безнең җитештерүчеләр хезмәтләр базарында үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, сертификатлар сезнең предприятиеләрдә лаеклы урын алыр дип уйлыйм, чөнки бу зур дәрәҗә генә түгел, ә үз продукцияңнең сыйфаты өчен җаваплылык та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев