Аксубай автоледиларын дәүләт автоинспекторлары котлады 
Соңгы яңалыклар

Аксубай автоледиларын дәүләт автоинспекторлары котлады 

Аксубай дәүләт автоинспекторлары бүген Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясе оештырдылар.

Бәйрәм патруле район үзәгенең иң җанлы урынында – Октябрь урамында урнашты. 

Дәүләт автоинспекторы Рамил Садыйков руль артында хатын-кыз булган автомобильләрне туктатты, бәйрәм белән котлады, аларга лалә чәчәкләре бүләк итте. Пассажир хатын-кызлар да игътибардан читтә калмады. 

Дәүләт автоинспекторы белән бергә постта муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова да Аксубай хатын-кызларына шатлык бүләк итте, ул аларга Татарстан Дәүләт автоинспекциясе исеменнән котлау открыткалары тапшырды. 

Автоледилар җылы котлау сүзләре һәм чәчәкләр өчен рәхмәт әйттеләр. Ә дәүләт автоинспекторы бәйрәмнәрдә дә, шулдай ук эш көннәрендә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, юлларда игътибарлы һәм уяу булырга кирәклеген искәртте.


Нет комментариев