Аксубайның туган якны өйрәнүчесе урман хуҗалыгына тарихи карталар тапшырды
Соңгы яңалыклар

Аксубайның туган якны өйрәнүчесе урман хуҗалыгына тарихи карталар тапшырды

Владимир Чураков Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухинга 1921 елгы Чабаксар участогының кварталлар өлеше картасын бирде.

Районда туып үскән Владимир Чураков туган ягыбызның үткәненә зур кызыксыну белән карый һәм дәүләт архивларыннан районыбыз өчен тарихи кыйммәткә ия булган документларны эзләп таба. Бу юлы да ул, бүген машиналарда йөзләрчә кеше уза торган Чабаксар участок урманчылыгының “Кармәт урманы” дип аталган өлешенең үткән вакыйгаларына кагылышлы карталарын һәм белешмәләрен эзләп тапкан.

Очрашу редакциядә узды. Урманчы һәм туган якны өйрәнүче архив документларын кызыксынып карадылар. Аларны кварталларның хәзерге урыннары белән чагыштырдылар.

– Аксубай урман хуҗалыгы 1931 елда оешкан, – ди Андрей Ильмухин. – 1921 елда урманчылык булган. Сүз «Кече Акташ аланы» турында бара. Ул вакытта Кече Акташ поселогы булмаган әле, ә җирлек нәкъ шулай аталган.

Бик кызыклы тарихи фактлар. Җентекләп өйрәнгәндә, безнең төбәк тарихының яңа битләре ачыла бара.


Нет комментариев