Аксубайның тернәкләндерү бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубайның тернәкләндерү бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.

Китапханәдә әдәби сәгать үткәрелде, анда катнашучылар гаилә йолалары турындагы викторина сорауларына кызыксынып җавап бирделәр һәм истәлекләре белән уртаклаштылар. Шигъри кичәдә мәхәббәт, кайгырту һәм туган йорт турында шигырьләр яңгырады. Шулай ук «Гаилә могҗизалар кыры» интеллектуаль-күңел ачу уены да оештырылды, ул катнашучыларны берләштерде, аларга дәрт, елмаюлар һәм аралашу шатлыгы бүләк итте.

Фото «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге архивыннан.


Нет комментариев