Аксубай 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Агроинженерия» юнәлеше буенча агросыйныфның тантаналы ачылышы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Чистай» холдинг компаниясе вәкилләре катнашты. Кунаклар мәктәпнең иҗтимагый тормыштагы, патриотик, спорт һәм милли тәрбия юнәлешләрендәге казанышлары белән таныштылар. Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкару белән башланып китте.

Сыйныфны булдыру буенча эшләр «Агросәнәгать комплексына кадрлар» федераль проекты һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты кысаларында алып барылган. Әлеге инициатива һәм төп партнер – «Чистай» холдинг компаниясе ярдәме белән кабинетларда капиталь ремонт ясалган һәм алар югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган. Хәзер укучылар өчен цифрлы лабораторияләр, күрсәтмә әсбаплар һәм заманча җиһазлар бар.

Рәсми өлештән соң, кунаклар уку корпусы ишеге алдында кызыл тасманы кистеләр. Линейкада яшел галстуклы мәктәп формасындагы балалар тезелеп басты.
– Әгәр районда авыл хуҗалыгы һөнәрләренә өйрәтәләр икән, димәк, бу районның киләчәге зур, – дип билгеләп үтте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Алмаз Гамиров. – Без бу мәктәптә балаларның төрле яклап үсүен күрәбез. Агросыйныф – үсеш өчен тагын бер юнәлеш, балаларда сайлау мөмкинлеге бар, һәм ул мәктәп белән район тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Холдинг компаниясе белән элемтә җайга салынган, һәм бу хезмәттәшлек үз җимешләрен бирәчәк.
Тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясап, район башлыгы Алмаз Мингулов республика җитәкчелегенә районны үстерүче программаларны гамәлгә ашырганнары өчен, шулай ук «Чистай» компаниясенә хезмәттәшлек һәм район киләчәгенә игътибарлары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Өченче мәктәп укучылары бүген «Чистай» холдинг компаниясенең инвестицияләре хисабына булдырылган яңа агросыйныфка ия булдылар, әлеге компания районның төп инвесторы булып тора, – диде Алмаз Мингулов.
Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, без туган җирендә калырга гына түгел, ә аграр өлкәдә һөнәри яктан тормышка ашу өчен кирәкле компетенцияләргә ия булачак яшьләр буынын да тәрбияли алачакбыз. Район җитәкчесе агросыйныф ачу – тармакның кадрлар резервын формалаштыруда беренче һәм принципиаль мөһим адым булуын ассызыклады.
Укучыларны чын күңелдән «Чистай» ХК «Аксу Агро» АФ башкарма директоры Илгиз Алмакаев котлады. Ул проектның сизелерлек нәтиҗәләр бирәчәгенә ышаныч белдерде.
Нет комментариев