Россия Президенты карары буенча гамәлгә ашырыла торган «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында 2025 елдан гражданнарның гомер озынлыгын арттыруга һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар күрелә.
Проектның төп максаты – гомер озынлыгын 2030 елга 78 яшькә кадәр һәм 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру.
Диспансеризация авыруларны иртә стадияләрдә — әле беренче симптомнар барлыкка килгәнче үк ачыкларга мөмкинлек бирә. Соңгы вакытта гына да Аксубай үзәк хастаханәсендә профилактик тикшерү узган кешеләрдә беренче тапкыр 101 йөрәк-кан тамырлары авыруы, 16 онкология авыруы, 23 икенче типтагы шикәр диабеты очрагы, 52 ашкайнату органнары авыруы һәм 7 сулыш органнары авыруы ачыкланган.
Әлеге мәгълүматлар даими рәвештә профилактик тикшеренүләр узуның һәм үз сәламәтлегеңә игътибарлы булуның никадәр мөһим булуын тагын бер кат раслый.
Диспансеризация ОМС полисы буенча бушлай үткәрелә. Аны узу өчен үзең белән паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы булырга тиеш. Эшләүче гражданнарга тикшерү узу өчен түләүле көн бирелә.
Сәламәтлекне кайгыртуны кичектереп тормагыз – «Аксубай үзәк район хастаханәсе» ГАУЗ поликлиникасында диспансеризация узыгыз. Сезнең сәламәтлек — сезнең кулларда.
Нет комментариев