Гражданнар пилотсыз системалар бүлекчәләрендә хезмәт итүгә контракт төзи ала. Татарстанда контракт төзүчеләр өчен бер мәртәбә 2,9 млн сум түләү каралган.
Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып пилотсыз системалар гаскәрләрен комплектлау кала.
Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Радик Әмиров мондый бүлекчәләргә керүчеләр өчен аерым шартлар каралганын сөйләде. Контракт бер елга рәсмиләштерелә, автомат рәвештә озайтылмый, шулай ук акчалата өстәмәләр дә гамәлдә.
Хәрби хезмәткәрләр төрле типтагы пилотсыз аппаратлар белән идарә итәчәк. Алар өчен башка хәрби частьләргә күчерү каралмаган. Белгечләр әйтүенчә, яшь кандидатлар заманча технологияләр белән эшли белү аркасында, бу техниканы тизрәк үзләштерәләр.
Дәгъвачыларга берничә төп таләп куела: хөкем ителмәү, урта яки югары белем булу һәм билгеләнгән критерийларга туры килү. «Рубикон» бүлекчәсендә хезмәт итү өчен өстәмә сайлап алу узарга кирәк.
Яшь чикләүләре белгечлеккә бәйле. БПЛА операторларын, инженерларны һәм саперларны — 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, B категорияле машина йөртүчеләрне — 35 яшькә кадәр, тыл тәэмин итү белгечләрен 40 яшькә кадәр кабул итәләр. B, C һәм D категорияле машина йөртү таныклыклары булган кандидатларны 45 яшькә кадәр кабул итәргә мөмкиннәр.
Документларны ашыгыч хезмәт узмаган гражданнар да тапшыра ала. Әзерлек кимендә ике ай вакыт ала һәм Татарстан белән күрше төбәкләрдә үткәрелә. Ул тәмамланганнан соң хәрби хезмәткәрләргә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелә.
Контракт шартлары, ташламалар һәм түләүләр турында мәгълүматны Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссариатыннан алырга мөмкин.
Нет комментариев