Сугышчы-десантчыларга багышланган «Никто кроме нас» мемориаль композициясе янына зәңгәр тельняшка һәм берет кигән ир-атлар җыелды.
Ел саен бу көнне алар бергә җыела. Һәркемнең үз солдат тарихы бар. Аларның кайберләре «кайнар нокталарда» булган, хәрби операцияләрдә катнашкан. Һава-десант гаскәрләре көнендә очрашу алар өчен бик күпне аңлата.
Һава-десант гаскәрләре ветераннарын бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев котлады.
– Һава-десант гаскәрләре хаклы рәвештә армиянең элитасы булып санала, – дип билгеләп үтте ул. – Десантчылар һәрвакыт үзләренең Ватан мәнфәгатьләрен яклауга сәләтле икәнлекләрен исбат иттеләр, теләсә нинди шартларда – һавадан да, җирдән дә – куелган сугышчан бурычларны үтәргә сәләтле булдылар. Һәм бүген, махсус операция зонасында, алар батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтүләрен дәвам итәләр. Алар арасында якташларыбыз да бар. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүегез һәм бүген дә сафта калуыгыз өчен рәхмәт.
«Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасының десантчылар берлеге җитәкчесе Александр Лизунов та хезмәттәшләрен бәйрәм белән җылы котлады.
Тантаналы митингта катнашучылар Ватан өчен көрәштә һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм обелискка чәчәкләр салдылар.
Нет комментариев