Гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында районда хокукый ярдәм көне үткәрелә.
Хокукый ярдәм көнендә нотариус, прокуратура, социаль яклау бүлеге, мәгариф бүлеге, үзәк район хастаханәсе, опека һәм попечительлек бүлеге вәкиле, Башкарма комитет юристы, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларны яклау дәүләт фонды филиалының социаль координация буенча белгече катнашуы планлаштырылган.
Гражданнарны кабул итү 2026 елның 10 июлендә 10:00 сәгатьтә Ленин урамы, 10 йорт адресы буенча район Советы бинасында (2 кат, кече зал) гамәлгә ашырылачак. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843-44) 2-81-44.
Нет комментариев