Аксубайда Уяв халык бәйрәмен билгеләп үттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Уяв халык бәйрәмен билгеләп үттеләр

Район мәйданында чуаш мәдәниятенең матур милли бәйрәме – «Уяв 2026» башланды.

Уяв – чуаш мәдәнияте, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре бәйрәме. Аның нигезендә – яшьләр уеннары һәм әйлән-бәйлән, алар чәчүдән башлап печән өстенә кадәр дәвам итә. Чуаш халкының һәр вәкиле өчен бу вакыйга аерым әһәмияткә ия: тамырлары белән ата-бабалар тарихына барып тоташып, ул шигъри символика һәм милли колорит белән тулыланган.

Яшел аланда чуаш җырлары яңгырады. Кызлар һәм егетләр, хореографик композицияләр башкарып, катнашучыларны туган як атмосферасына һәм аның традицияләренә чумдырдылар. «Уяв теле – Дуслык теле» бәйрәменең театральләштерелгән прологы, Чуашстан Республикасының Чабаксар шәһәреннән «Сявал» фольклор-эстрада ансамбле катнашында халык элементларын кулланып ясалган сәхнәләр һәм хореографик рәсемнәр күрсәтелде.

Матур прологта катнашучылар чуаш халкының борынгыдан ничек яшәвен күрсәттеләр: җир йөзендә хезмәт, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары. Чуаш халык җырлары бөтен мәйдан буйлап яңгырады, тыңлаучыларны таң калдырды һәм халык хәтерендә сакланган кыйммәтләрне кабатлады.

Бу җанлы этнографик образны хореографик композицияләрне башкаручылар, заман рухын һәм кәефен чагылдырып, яңадан тудырдылар. Бер сюжет икенчесен алыштырды: авыл мәдәният йортларының үзешчән артистлары, балалар коллективлары һәм балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чирәмдә халык уеннарын, йола күренешләрен күрсәтеп, бәйрәмне җыр-биюләр белән җанландырдылар.

Йөзләрчә тамашачы матур прологны тын да алмый күзәтте. Чуаш нәселенең аксакаллары – гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләрне саклаучылар пәйда булды. Алар җиргә традицион казык кактылар, шуның белән буыннар бәйләнешен расладылар һәм тамырларга хөрмәт күрсәттеләр.

Тантаналы рәвештә әләм күтәрелде. Уяв бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы флагын күтәрү хокукы махсус операция катнашучылары – гвардия лейтенанты Александр Семеновка һәм гвардия рядовое Рәмис Вафинга бирелде.

Чараның рәсми өлешен район башлыгы Алмаз Мингулов ачыты, катнашучыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады һәм халык традицияләрен саклауның мөһимлеген ассызыклады.

– Бу якты һәм әһәмиятле көн, яшькә, милләткә һәм дингә карамастан, безне берләштерә торган уртак мәдәни кодыбызның яңадан торгызылуын һәм ныгуын гәүдәләндерә, – диде ул. – Бүген без бердәм әйлән-бәйлән уйнаячакбыз – безнең көчебез шунда. Без тарих һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп, бер зур тату гаилә булып яшибез. Мәдәниятне сакларга ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт.

Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, илебез авыр вакытлар кичерә: якташларыбыз Ватанны махсус хәрби операция зонасында саклыйлар. Аксубай районыннан махсус операциядә 200дән артык мобилизацияләнгән граждан катнаша. 2022 ел ахырыннан махсус операция уздыру зонасына сугышчылар өчен матди ярдәм белән 52 гуманитар кәрван җибәрелгән. Алмаз Мингулов гуманитар ярдәм җыюда катнашып, җиңүне якынайтуда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.

Аксубайлыларны бәйрәм белән ТР ЧНКА рәисенең беренче урынбасары Константин Малышев котлады.

–– Мин ЧНКА җитәкчесе Дмитрий Самаренкиннан җылы, ихлас котлаулар алып килдем. Ул халкыбыз Уяв традицияләрен һәм җырларын саклаганы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Үз гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән халык яшәячәк һәм үсәчәк, – диде ул. Республика иҗтимагый оешмасы вәкиле ассызыклаганча, мәдәни мирассыз бер генә милләт тә яши алмый – бу бәяләп бетергесез байлык, без аны киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.

Җыелучыларны районның милли-мәдәни үзәге рәисе Роза Чентаева җылы сәламләде, халыкның борынгы традицияләрне саклап, ата-бабалар кануннары буенча яшәвен билгеләп үтте.

Бүләкләү тантанасы булды. Алмаз Мингулов Любовь Савроновага «Россия волонтеры» медален, Марс Гыймадиевка һәм Татьяна Зюзинага «Волонтер» медален тапшырды. СВОГга ярдәм иткән өчен 102 нче янгын часте коллективы Новороссия грамотасы белән бүләкләнде.

«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән Иске Ибрай мәдәният йорты методисты Нәфисә Шәрифуллина һәм балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Майя Макарова бүләкләнде. ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарын Кәкре Күл мәдәният йорты методисты Галина Андреевага һәм Иске Мокшино мәдәният йорты методисты Вероника Вырдинага тапшырдылар. Район башлыгының Рәхмәт хатын Трудолюбово авылы китапханәчесе Ольга Кастьянова һәм «Татарстанның чуаш гүзәле» республика конкурсында җиңүче Анастасия Айдова алды.

Чуаш халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклаган өчен Татарстан халыклары ассамблеясенең Мактау грамотасына Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев лаек булды.

Бәйрәмнең төп символик вакыйгасы – уртак әйлән-бәйлән. Катнашучылар мәртәбәле кунаклар белән бергә кулга-кул тотыныштылар һәм Уяв музыкасы һәм җырлары астында, гаять зур тере түгәрәк ясап, әкрен генә мәйданны әйләнеп чыктылар. Тамаша күңелләрне нечкәртерлек иде. Чуаш гореф-гадәтләрен белүчеләр бу әйлән-бәйләнгә үзенчәлекле көч тупланган, диләр: ул кешеләрне энергия белән тутыра, игелек һәм иҗат итәргә омтылыш уята. Анда чуаш халкының рухы һәм аның табигать белән берләшүе чагыла.

Бу көнне мәйдан шатлык һәм игътибар үзәгенә әверелдеҗ – мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне якты, бай һәм онытылмаслык итте. Бәйрәм кунаклары квас фестивалендә булдылар, аларны туган якны өйрәнү музее әзерләгән чуаш утарына чакырдылар. Алар интерактив уеннарда һәм үзәк китапханәнең тематик мастер-классларында катнаштылар. Мәйданчыкларда кунакларны халык җырлары белән каршы алдылар, традицион биюләргә җәлеп иттеләр һәм чуаш ашлары белән сыйладылар.

Уяв бәйрәмендә волонтерлык мәйданчыгы да эшләде. Килүчеләргә бүген волонтерларның сугышчыларга ярдәм итү өчен нинди әйберләр тегүләрен күрсәттеләр, район җитәкчесе аларга битараф булмаганнары һәм максатчан ярдәмнәре өчен тирән рәхмәт белдерде.

Кече сәхнәдә «Выля хут купǎс – янра такмакǎм» халык иҗаты фестивале («Уйна, гармун, яңгырасын такмаклар») башланды, анда һәр көй һәм шаян такмаклар тамашачыны сөендерде. Төп сәхнәдә тамашачыларга Чуашстанның танылган артистлары үз чыгышларын бүләк итте.

 


Нет комментариев